erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле Заһидуллин Рәсих Рәхимович!

25 март 2026, 08:00

266

0

0

Хөрмәтле Заһидуллин Рәсих Рәхимович!

Сезне чын күңелдән күркәм 80 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Сез озак еллар дәвамында илебезгә, халкыбызга намуслы һәм фидакарь хезмәт иттегез. Авыр 90 нчы елларда милиция җитәкчесе булып, тәртипне саклау, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү юлында зур көч куйдыгыз. Соңрак суд приставлары хезмәтен җитәкләп, әлеге тармакның үсешенә зур өлеш керттегез, коллективта ихтирам казандыгыз.

Сез — көчле рухлы, гадел, таләпчән һәм шул ук вакытта кешелекле җитәкче, тәҗрибәле остаз буларак безнең күңелләрдә тирән эз калдырдыгыз. Сезнең тормыш юлыгыз — яшь буын өчен үрнәк.

Бу күркәм юбилей көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм иминлек телибез. Алдагы көннәрегез шатлык-куанычларга бай, якыннарыгызның җылысы белән тулы булсын!

Ихтирам белән,
суд приставлары коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев