erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Ә шинель аның буена бөтенләй туры килми...

Бөек Ватан сугышы – илебез тарихының иң фаҗигале чорларының берсе. Совет халкының үз иленә булган тугрылыгы сугышта җиңәргә мөмкинлек бирде

Аерым гаиләләрнең тарихы илебез тарихына барып тоташа. Җиңү көнен якынайтуга минем әбием дә үз өлешен кертә. Бүген мин аның язмышы турында язам. 

Яковлева Зинаида Ивановна 1922 елның 31 августында ТАССРның Арча районы Хәтнә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Иван Дмитриевич гражданнар сугышында катнашкан, Казанны ак чехлардан саклаган, өенә аягы яраланып кайткан. 1926 елда ул Свердловск шәһәренә эшкә китә,  үзе артыннан туганнарын да алдырырга тели, тик... 1927 елның маенда кинәт кенә фаҗигале төстә һәлак була. Әнисе Анастасия Васильевна тугыз айдан биш яшькә кадәрге өч бала белән тол кала. Ул балалар ачлыкны, ялангачлыкны сизмәсен өчен барысын да эшли, аларга әни назы да, әти назы да бирергә тырыша. Еш кына өйдә бер кисәк икмәк тә булмый. Минем әбием өлкән бала була. 1930 елда кыз авыл мәктәбенә укырга китә. Биредә балаларга төшке аш бирәләр һәм бу күп балаларны ачлыктан коткарып калган. Яхшы укыган өчен ул вакытта иң кирәкле әйберләр – кием-салым, аяк киеме, азык-төлек биргәннәр. Кечкенә чагында ук ул әнисенә ярдәм итәргә тырышкан.

1937 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, комсомолга алалар. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, бигрәк тә илебез халыкларының җырларын һәм биюләрен ярата. Чаңгы, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча ярышларда катнаша, күрше авылларда концертлар куялар. “Яшь чакта барысын да булдыра аласың кебек тоела”, – бу сүзләрне әбием еш кабатлый иде. Төркемнәрендә комсорг була. Газета-журналлар укый, халыкара вәзгыятьне күзәтеп бара, ә ул бер дә тыныч булмый. Студент еллары шулай үтеп китә. Дәүләт имтиханнарын бик яхшы тапшырып, диплом ала.  Ә 1941 елның 21 июнендә чыгарылыш кичәсе була. Соңгы тапкыр Казансу елгасы буенда таңны бергә каршы алалар. Шулай итеп ул яшьлеге белән саубуллаша, хәзер ул үзе яраткан, бөтен гомерен багышларга теләгән һөнәр белән шөгыльләнергә хыяллана. Кызганыч, аның язмышы бөтенләй башкача хәл ителә.

1941 елның августында әбием Теньков районының Мәйдан авылына эшкә китә. Мәктәп каршындагы фатирда яши. Яшь укытучыны балалар да, ата-аналар да ярата. Ул кешеләр белән аралашырга һәм хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә ярата, күпләр аңардан фронттан килгән хатларны укуын, җавап хатларын язуын сорый.

Яз җитә. 1942 елның мартында әбигә хәрби комиссариатка чакыру килә Медицина комиссиясен узгач, ул иреклеләр рәтендә фронтка китә. 1942 елның 1 апрелендә Зинаида Ивановнаны бөтен мәктәп белән фронтка озаталар. Яшь сугышчылар солдатларны йөртү өчен җиһазландырылган товар поездында сугышка китә.  Шулай итеп яшь укытучының хәрби биографиясе башлана. Яшь, чибәр кызның бизәкле күлмәге шинельгә алышына, тик бу шинель бөтенләй аның буена туры килми... “Вагон эскәмиясенә утырдым да “Зина... Зина...” – дигән әнинең тавышын ишеткән кебек булдым, – дип искә төшерә иде әби. – Үзем саубуллашырга да өлгермәгән иң якын кешем турында уйлап утырам. Кинәт мине кемдер арттан төрткән кебек булды... Мин урынымнан сикереп тордым да вагоннан башымны чыгардым һәм... перронда әнием басып торганын күрдем. Ул нәрсәдер кычкырды, тик андагы тавышка мин аны ишетә алмадым”. Әлеге мизгелләр яшь кызның йөрәгендә гомергә сакланып кала. Үзенең, бәлки, мәңгелеккә китүен, аңладымы икән ул?

Мәскәү... Картиналар һәм фильмнар буенча гына таныш булган Кызыл мәйдан, Мавзолей, Тарихи музей...
Чернышев казармалары һәм тагын медицина тикшеренүе. Әбине махсус һава оборонасы полкына пулеметчы итеп билгелиләр. Полкның бурычы Мәскәүне дошман самолетларыннан саклау була. Әби хезмәт иткән полк Волоколамск, Истра, Ржев, Дмитров, Верей, Мәскәү янында урнашкан була. Кайчак тимер юллар, елгалар буенда торалар. Сугышның беренче көннәреннән алып Бөек Җиңүгә кадәр сержант Зинаида Яковлева Мәскәү күген саклый.

Егерме яшьлек кыз барлык авырлыкларны җиңә. Батырлыгы өчен ул орден, медальләр белән бүләкләнә. Хезмәтен ул 1945 елда сержант-артиллерист вазыйфасында тәмамлый. 
1945 елның мае! Җиңү мае! Бу шатлыклы күз яшьләре көне була. Озын дүрт елдан соң, 1945 елның 20 июлендә, әбием туган авылына кайта, яңадан яраткан эше белән шөгыльләнә башлый. Сугыш ветераны 36 ел гомерен мәктәпкә багышлый, яшь буынга белем, тәрбия бирә. Аның педагогик хезмәте турында тулы бер китап язарга була. Тыныч һәм тәвәккәл, ягымлы һәм таләпчән – укучыларының һәм хезмәттәшләренең күңелендә шундый булып саклана ул. Илебезнең кайсы гына почмак-ларына таралсалар да, алар аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә ала, чөнки минем әбием кебек кешеләр бу тормышта сирәк очрый. Авыр балачак, сугыш еллары кичерсә дә, ул күңелендә кешеләргә карата мәрхәмәтлелек саклап кала алган. 

Минем әбием күңеле белән гел яшь булды. Җырларга, кешеләр белән аралашырга яратты. Ветераннар ансамблендә җырлады. Мөгаен, җыр, тормыш сөючәнлеге аңа исән калырга һәм нык булырга ярдәм иткәндер дә.  Лаеклы ялга чыккач та ул мәктәп белән элемтәсен өзмәде, бик теләп үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ветеранның хезмәте күпсанлы грамоталар һәм истәлек бүләкләре белән бәяләнде. Бүген әбием инде безнең арада юк, фоторәсемнән миңа ягымлы зәңгәр күзле, елмаюлы һәм йомшак куллы гаҗәеп хатын карап тора.
Минемчә, гаилә тарихы – ил тарихының аерылгысыз өлеше. Аерма шунда гына, һәр гаиләнең ул үзенеке. Мин үземнең әбием белән горурланам.

Аделина Ганиева,
Арчаның 5нче гимназиясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев