Алар даны мәңгелек
Бу язмам сугыш һәм хезмәт ветераны, авылдашыбыз Габделхак Гали улы Галиев турында.
Габделхак абый 1911 елның 1 сентябрендә Иске Өҗем авылында туа. 12 яшендә ятим кала. Сукбайлык кыла. Аннары Күлле-Киме авылындагы балалар йортында тәрбияләнә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Арча педучилищесында хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. 1933 елда үз теләге белән армиягә хезмәт итәргә китә. 1934 елда Казан шәһәренең хәрби училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән тәмамлый. 1937 елдан 1940 елга кадәр училищеда курс командиры булып хезмәт итә. 1940 елның гыйнварыннан Ребольск юнәлешендә 9нчы армия каршындагы фин фронтындагы 115нче чаңгы эскадроны белән командалык итә. 1940 елның октябреннән Вольск пехота училишесында пулемет ротасы командиры булып хезмәт итә. Аннан үз ротасы белән сугыш башланган көннән сугышка китә.
Сугыш вакытында үзәк фронтта 1. 2. 3нче Белоруссия фронтында зенит-пулемет ротасы белән командалык итә. Әсирлектә була. Әсирлектән качу җаен таба. Шуның өчен 33нче аерым штраф батальонына командир итеп җибәрелә. Әсирлеккә эләгеп, әсирлектән качкан өчен Ватан алдындагы “гаебен” кан белән юган. Фрунзе исемендәге партизан отрядында Дзержинский исемендәге 2нче Курск партизан бригадасында сугышчы сыйфатында хезмәт итә. Дәрәҗәләре һәм бүләкләре кире кайтарыла. Капитан дигән соңгы хәрби исемне 1944 елның сентябрендә ала. 1944 елның октябреннән сугыш тәмамланганчы Уссурийский полкының 16нчы укчы батальоны командиры урынбасары булып хезмәт итә. Сугышны Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлый. Өч тапкыр каты яралана, контузия ала.
Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Байрак ордены белән, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, казанышлары өчен “Кенигсбергны алган өчен”, “Киевны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һ.б. күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
1946 елның 31 июлендә запастагы капитан исеме белән запаска китә һәм Яңа Кенәр авылына кайтып төпләнә. Шул ук елны Габделхак Галиев Яңа Кенәр урта мәктәбендә физик тәрбия һәм башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы булып эшли башлый.
Ул укучыларга яхшы физик тәрбия бирү өчен бөтен көчен куеп эшли. Спортны бик яратты, төз, җиңел гәүдәле иде. Малайлар, кызлар белән шәһәр һәм районнарда узган төрле ярышларда гел катнашып, призлы урыннар алып кайттылар. Кубоклар һәм Мактау грамоталарының күп булуы физик тәрбия укытучысының хезмәтен ни дәрәҗәдә югары икәнен бәяли.
Габделхак Галиев авылдашы, Иске Өҗем кызы Зәкиягә 1940 елда өйләнә. 6 бала – 2 ул, 4 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә 6 баласыннан туган 13 оныгы, 26 оныкчыгы аның нәселен дәвам итүчеләр булып тора.
1973 елда ул лаеклы ялга чыга. Елдан-ел өлкәнәя барса да, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итте. Спорт җиһазлары да өендә булды. Бик әйбәт шахмат та уйнады. Балыкка йөрергә бик яратты, җәяү, велосипедка утырып та балык тотарга барды.
Хатыны Зәкия апа белән 57 ел бергә үрнәк гаилә булып тату яшәделәр. Габделхак абый 86 яшендә 1997 елның 7 ноябрендә, Зәкия апа 2010 елның 26 сентябрендә вафат булды. Төп нигездә төпчек улы Булат яши. Булат 1985 елда Казан кызы Лилиягә өйләнеп, 40 ел бергә бик матур яшиләр. Лилия каенана белән 25 ел бергә бик тату тордылар. Әти-әни дип кенә дәшеп, бик хөрмәт итте ул Габделхак абый белән Зәкия апаны.
Бөек Ватан сугышына Яңа Кенәр авылыннан 323 кеше китә. Туган җирләре өчен көрәштә 161 ир-егет башларын салды. Сугыш ветераннарының бүген берсе дә юк инде. Без сугыштан соң туган балалар. Бөек Ватан сугышын кино, спектакльләр, китаплар, сугыш ветераннары сөйләгән җанлы истәлекләр аша гына күз алдына китерәбез. Алар даны мәңгелек.
Габделбәр Сабиров.
Яңа Кенәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев