Әтисез кимсенеп яшәлде...
Минем әбиемнең әтисе Сөнгатулла һәм әнисе Рәхимә Сөнгатуллиннар 1941 елда язылышып бергә яши башлаганнар. Кызганыч, шул елны ук сугыш башланган.

Бабаем сугышка киткәндә әбием туасын белеп киткән, ләкин ул дөньяга килгәндә 1942 елда әбинең әтисенең сугышта үлгән хәбәре килә. Шул еллардагы тормыш белән тагын да якынрак танышу өчен мин әбиемә мөрәҗәгать иттем. Әбием миңа менә ниләр сөйләде:
“Ул еллар әнигә дә, миңа да бик авыр еллар булды. Әнигә булыша торган туганнары юк, чөнки аның да 4 яшь вакытта әнисе, 11 яшьтә әтисе үлгән булган.
Әни көне буе колхозда эштә. Миңа чистарак җирдән кычыткан җыярга кушып калдыра иде. Кеше йөргән җиргә караганда яр кырыйларында чиста була диеп, җыйган чакта суга да төшеп акканмын, күреп алып коткарып калганнар, гомерем бетмәгән булгандыр инде.
Бераз җирләр кибә башлагач, чиләк тотып басуда калган черек бәрәңгене эзләп җыя идек. Тапсак сөенгәнне күрсәгез! Аңа бераз алабута кушып әни күмәч пешерә иде, ул вакытта аннан да тәмле әйбер булмагандыр.
Җәй көннәре җиткәч тагын ярап куя, ашарга яраклы үләннәр: акбаш, кузгалак, юа, какы чыга, барысын да ашадык. Ерак булса да, авылдан, мин үзем Яңа Иябашныкы, Кырлай урманына җиләккә менә идек. Чикләвек өлгергәч, янә шул Шүрәлеләр урманына элдертә идек.
Урман, болын, черек бәрәңге күмәче, яшел кычыткан ашлары – шулар исән калдырды да инде ул елларны.
Шулай ук күрше кызы белән капчык тотып урманга печәнгә менә идек. Капчыкларны тутыргач баш түбәсенә куеп күтәреп төшәбез. Капчыкны баш очыннан төшергәндә капчык белән бергә баш та төшеп киткән кебек була иде.
Әле өйне җылытырга, ягарга кирәк бит, һаман да шул урманга иптәш кыз белән уфалла арбасын тартып билгә кечкенә балта-пычкыны бәйләп менә идек. Агачларның аскы өлешен җыйнап алганнар булса кирәк, арбаны агачка сөяп куеп өскә менеп ботакларны кисеп аласы. Корган чикләвек куагы очраса, аңа сөенә идек, чөнки аны арбага салырга җайлы. Бервакыт арбаны сөяп куеп агач башына гына менүгә, урман каравылчысының ат белән йөргәнен күрдек. Курыктык инде, чөнки аның Рәхимә кызы белән Сәрвәр кызын эләктерсәм, үзләрен агачка бәйләп куям, арбаларын да ватам дигән сүзен ишеткән идек шул. Без эчтәрәк идек, агач башында кыймылдарга да куркып шыпырт кына агач белән атынып тордык. Ул юлдан ат белән бер үтте, ике үтте, караңгы төшә башлагач кына агач башыннан төшеп бераз коры агач җыеп кайтырга чыктык. Бу вакытта инде безнең әниләр чыра яндырып урманга безне югалтып, эзләргә менеп киләләр иде.
Әтиле кешеләрнең балаларына безнең кебек азапланып яшәргә, үсәргә туры килмәде шул. Әтисез үскәнгә кимсенеп, әтиле балаларга кызыгып күздән яшьләр килә иде. Безнең әниләр ул авыр вакытларда безгә әни урынында да, әти урынында да булганнар икән.
Көне буе колхоз эшендә эшләделәр. Без дә кечкенәдән авырлыкларны күреп, түзеп, эшкә өйрәнеп яшәргә, әниләргә булышырга тырыштык. Әтиемнең исемен, аның сугыш кырында батырларча һәлак булганын гына беләм. Әниемә колхозда яхшы эшләгәне өчен шакмаклы одеал бирелгән иде, шуны әнием миннән дә, әтиеңнән дә истәлек бүләге булсын дип бирде. Бүгенге көндә дә шул әти-әни бүләген күз карасы кебек саклап тотам, чөнки анда әни куллары исе килгән кебек.
Күп вакыт элекеге тормыш белән хәзерге тормышны чагыштырам да, уйланып куям. Ничек түздек икән без?! Ул вакыттагы авырлыкларны кабат беркемгә дә күрергә язмасын. Сугышлар булмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде диеп догалар укып кына утырасы кала инде, безнең кебек туксанны ваклый башлаган сугыш чоры балаларына”, – дип тәмамлады әбием хикәясен.
Сугыш чорының меңләгән балаларының берсе – Сәмигуллина Рәйхана Сөнгатулла кызы бүгенге көндә Шушмабаш авылында мөхтәрәм ак әби, назлы, кайгыртучан дәү әни, яраткан әбием булып гомер итә. Аның чисталыгына, җитез-өлгерлегенә, киң күңеллелегенә әле дә сокланып туймаслык. Бик күп еллар гаиләбезнең кояшы булып яктыртып, җылытып, нур сибеп яшә , әбием!
Иркә Сәмигуллина
Шушмабаш урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
Рәхимә Сөнгатуллинаның (уңда) матур гына башланган гаилә тормышын Бөек Ватан сугышы бүлә. Ирен фронтка алганда кызы Рәйхана әле туарга да өлгерми кала. Фотода ул кызы Рәйхана, кияве Фаиз һәм аларның олы уллары Фәнис белән. / Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев