erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Авырлыкны юлдаш итеп

Сәетгали Насыйфуллин Мөслим районы Тойгелде авылында 1914 елда туган. Ул минем әтинең бабасының олы абыйсы.

Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Насыйфуллинның дәвамчылары
Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Насыйфуллинның дәвамчылары

Мәктәптә укыганда ул алдынгы һәм бик актив пионер, аннары комсомол булган. Укып чыккач, 18 яшендә Куйбышев шәһәренә, хәзерге Самарага китеп, элемтәче булырга укыган. 1941 елда армиягә алынып, Белоруссиянең Гродно шәһәренә эләккән. Бөек Ватан сугышы башлангач, разведчиклар белән генерал штабына элемтә чыбыгы сузганнар. Баш өстеннән пулялар очып торганда да элемтәләрне көйләп торган алар. Шундый шартларда яралылар да күп булган. Абыем да дүрт тапкыр яраланган. Ярасыннан кан саркып торса да, шуышып барып, 800 метрга кадәр элемтәне көйли алган. Кире тагын шул араны, азапланып булса да, шуышып кайткан. 

Сәетгали бабаемның үҗәтлеге миңа да күчкән, диләр. Мин дә теләгемә ирешми туктый белмим. Ул да бит авырлыкны үзенә юлдаш итеп алып, гел алга омтылган. Шуңа күрә үзенең сугыштагы батырлыгы өчен кече сержант дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хәрби бурычын батырларча үтәгәнлектән күп медальләргә дә ия булган. III дәрәҗә Дан һәм Кызыл Йолдыз ордены белән берлектә Батырлык өчен тагын дүрт медаль бизәгән аның күкрәген. Аларның күбесе, пулялар явып торуга карамастан, разведчиклар белән бергә Смоленск өлкәсе Боровенко авылында элемтәне өзмәгән өчен бирелә. Литва тирәсендә, хәтта немецларның һөҗүме вакытында да, элемтәне өзмәс өчен бар көчләрен куйган алар. 

1944 елның 8 октябрендә дошман артиллериясе миномет уты белән һөҗүм иткәндә Сәетгали Насыйфуллин көчле ут астында 800 метр араны шуышып барып тагын элемтә суза, 40 минут эчендә сигез өзекне ялгый. Яраланган булса да, сугыш кырыннан китми, соңгы минутка кадәр үзенең хәрби бурычын намус белән үти. Шушы батырлыклары аңа кабат III дәрәҗә Дан һәм Кызыл Йолдыз ордены бирелә. 1944 елның 13 февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән дә кабат бүләкләнә.

Җиңүне якынайту өчен үз-үзләрен аямаган солдатларыбызның батырлыгына сокланып туеп булмый. Әгәр алар шулай көрәшмәгән булса, без бүген шундый тыныч илдә яши алмаган да булыр идек. Татарстаныбызның дөньяга танылуында аларның өлеше чиксез зур. Без, хәзерге буын, каһарманнарыбызның батырлыгын онытмаска гына түгел, аларның данын киләчәк буынга тапшыручы да булырга тиешбез. Нәселебез горурлыгы – батыр йөрәкле Сәетгали Шәйхулла улы – илебез азатлыгы өчен көрәшеп, утны-суны кичеп, исән-сау туган илгә кайта. Аның тынгысыз йөрәге 1957 елны тибүдән туктый (урыны оҗмахта булсын бабамның). Җай чыкканда туганнар белән очрашып, бабайларыбыз үткән гомер юлын искә төшерергә, алар рухына догада булырга тырышабыз.

Эльвира Насыйфуллина, 
Арчаның икенче мәктәбе 8А сыйныфы укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев