erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Без әти белән горурланабыз!

Минем әтием Гатауллин Госман Гатаулла улы 1919 елда Казиле авылында дөньяга килгән. Алар игезәк булганнар – Госман белән Гали, ләкин әтинең игезәк сыңарына озак яшәргә язмаган.

Әти Гыйният абыйсы, Мәйсәрә, Жәмилә апалары белән үскән. Әби бердәнбер улы әтине бик саклаган, бабайдан качырып булса да, 6-7 яшькә кадәр күкрәк сөте имезгән. Бәлки ашарларына җитәрлек булмау сәбәпче булгандыр. Җәмилә апаның сөйләве буенча, аларның өйләре кечкенә, тәрәзәләрендә карындык булып, кайвакыт анысын да этләр тешләп алып киткәләгәннәр. 

Колхозлашу чорында бабайның бердәнбер атын алып чыгып киткәч, мескен бабай ел буе урын өстеннән тора алмыйча авырып яткан. Әти бишенче класста укыганда бабай гүр иясе була. Шуннан соң әти укуын ташлый. Биш кенә класс белемле булса да, без үскән чакта әтинең аз белемле икәнен тоймадык. Ул бик күп кул эшләре белә иде, сәгать төзәтә, киез итек асларына олтан сала, төрле зурлыктагы, формадагы мичләр чыгара, койманы да матур фигуралар ясап эшләп куйды. Әйе, без белгәннәр бик аз, сеңелләр белән очрашканда үкенеп, нәрсәгә үзләре исән чакта күбрәк сөйләшмәдек икән, сөйләгәннәрен ни өчен язып алмадык икән, дибез.

Әти гомер буе тракторда эшләде. Галимжан абый белән икесе бер тракторда сменалап эшләделәр. 
Солдат хезмәтен әти Монголиядә үткән. Үзебезнең авылдан Нурияздан абый, Күпербаштан Шәйхулла абый, Наласадан Гатау абый белән бергә хезмәт иткәннәр. Монголиядә аларга ашарга җитмәгән. Бервакыт бик ач булгач, үлгән атның бер ботын кисеп алып комга күмеп саклап калганнар. “Шуның белән ач үлемнән котылып калдык”, – дип сөйләгәне истә калды. Инде бар да артта кала дип, армиядән кайтырга җыенганда сугыш башлана. Көнчыгыштан көнбатышка күчерәләр аларны. Озакка сузылган, тагын да аянычрак, куркынычрак көннәр башлана. Якында гына шартлау булып контузия алса да, җиде ел бик күп авырлыклар кичерсә дә, әти сугыштан исән кайта. 

Волхов елгасы солдатларның ярасыннан аккан кып-кызыл канга әйләнсә дә, әтигә аны исән-сау чыгарга насыйп була. Ленинград блокадасы вакытында атна буе кар өстендә җылы ризык күрмичә сугышырга туры килгәндә, Наласадан Гатау абый аңа каяндыр ипи табып биреп, ач үлемнән алып кала. Нәкь шул сугышта, Ленинград тирәсендә, ун меңләп солдат үлеп кала. Инде сугыш тәмамланып кайтыр юлга чыкканда ул тагын бер үлемнән исән кала. Алар отрядына Польша аша үзебездән куып алып киткән ун меңнән артык атларны алып кайтырга задание бирелә. Отряд зурдан булмый. Әтиләрдән алда барган отрядны поляклар атып бетереп, атларны үзләренә алып калалар. Әти: “Әгәр байлыкка кызыксам, ул атларны урнаштыргалап, рәхәтләнеп баеп кайтырга була иде. Әмма мин байлыкка кызыкмадым. Иң мөһиме атлар белән бергә  үзебез дә исән-сау кайту булды”, – дип сөйләде.

Безнең авылдан Бөек Ватан сугышына 440лап ир-ат киткән. Шуларның бары тик яртысы гына туган нигезенә кайткан. Безнең күршедә генә Гыйльметдин абыйларның  дүрт уллары сугышта һәлак булган...

Безнең әти Гатаулла улы Госман орден алган сугыш ветераны. Без аның белән бик горурланабыз. Ул намуслы, тырыш, туры сүзле, кунакчыл кеше иде. Туган авылы Казиледә гомер итте. Чордашлары авылга кунакка кайтса, чәйгә дәшеп, сөйләшеп утырырлар иде. 74 яшенә кадәр яшәде. Авылда иң беренчеләрдән булып телевизор алдылар. Телевизор карарга керүчеләр белән өй тулы була иде. Безгә әти-әни: “Кешегә караңгы чырай күрсәтмәгез, озакламый ул телевизорны бөтен авыл халкы алачак, аннары бер кеше дә кермәс”, – диләр иде. Ә өйгә хоккей карарга кергән ир затына әти сүгенергә, ямьсез сүзләр әйтергә ирек бирмәде. “Монда балалар бар”, – дия иде.

Әни Майфруз сугыш елларында туган авылында (Күпербаш) балаларга немец теле, химия, биология укыткан. 
Без алты бала үстек. Әти-әни барыбызга да югары белем биреп, намус белән яшәргә өйрәтте. Әти безне: “Кешегә начарлык эшләмәгез!” – дип үстерде.
Мин тыныч еллар баласы. Без тыныч, матур авылда үстек. Шуның өчен, иң беренче чиратта, үз әтиемә баш иеп, мең рәхмәт, дип әйтәм. Инде алга таба да илләребез тыныч, күкләребез аяз булса иде.

Люция Вәлиева, Казиле-Иске Чүриле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев