erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Эх, әнием, ниләр генә күрмәгәнсез!

Минем әнием Әлфинур Миңлебаева 1932 елның ямьле май аенда Акчишмә авылында гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Хафиз, әнисе Нәсимә колхозда эшлиләр. Балачагы бик авыр елларга туры килә.

Бик яшьли әтисе авырып үлеп китә. Аннары тормыш итүләре  бик  авырлаша. 2нче  сыйныфта  укыганда  зурлар  белән  бергә  басуга  борчак  җыярга,  чүп утарга йөри. “Шуның өчен 2 аш кашыгы бал бирәләр иде, без шуңа  кызыгып бара  идек”,  – дип  сөйли иде әнием.

Бер-ике елдан әнисе авырып  урын өстенә ята. Бөтен эш бик чая, кечкенә Әлфинур өстенә кала. Ике апайсы, абыйсы бу вакытта Казанда була. 4нче сыйныфны тәмамлагач, җәен тагын колхозга булышырга чыга. 5нче сыйныфка Хәтнә авылына укырга барырга дип әйтергә, колхоз рәисе белән мәктәп директоры өйләренә киләләр. Урын өстендә яткан авыру әнисен, бакча тулы казылмаган бәрәңге, бик күп эш икәнен күреп, алар аны укырга барырга бик кыстамыйлар. Шулай итеп, әни дүрт класс белем белән генә кала.

Әниебез Әлфинур үзенең балачагын, авыр елларны еш искә төшерә иде. Бигрәк тә кышын урманнан агач ташуы авыр була. “Тау башына менеп җиткәндә генә, чана кире төшеп китә дә, аны кабаттан елый-елый тагын тартып  менә  идек”, – дип  сөйли  иде әни. 

Сугыш чорында 11-12 яшьлек кыз колхозда эшли башлый. Чиләк- көянтә белән басуга хәтле җир сөрүче тракторларга су ташый. Кырда эшләүче атларга да суны ташып эчерергә туры килә. Балтач районы Ушма авылына барып утын кисәләр, кабык төшерәләр. Бераздан урман кисүчеләргә ашарга пешереп тора башлый.
 – Ашлыклар өлгергәч, бүлеп биргән 10 сутый җирдә урак белән ашлык урдык, көлтә бәйләдек, сменалап ындыр табагында эшләдек, – дип искә ала иде әнием. – Аннары шул ашлыкларны күмер яга торган машина белән Арчага илтеп тапшырабыз. Язын аякларга чабата киеп, чана белән Арчадан симәнә ташыдык. Арчага баргач, станциядә мәрхәмәтле бер апаларда төн кунып чыгабыз. Иртүк торып, симәнә тутырган авыр капчыкларны тартып кайтканнар бер дә онытылмый... Бик авыр сугыш арты еллары үзәкләрне өзде. Кияргә кием юк, ашарга юк. Өшегән бәрәңгедән умач, алабута, кычыткан яфрагыннан пешерелгән аш ашадык, бирешмәдек.

23 яшендә әни Шушмабаш авылы егете Гәптеләхәткә ияүгә чыга. 4 бала үстереп, 55 ел бергә әти белән бик матур гомер кичерәләр. Әти укытучы, ревизор, склад мөдире булып эшли. Бик кызганыч, сәламәтлеге какшап, әти 2010 елда безнең арадан китеп барды.

Әни озак еллар Шушмабаш пекарнясында ипи пешерүче булып эшли. Ул елларда әниләр пешергән тәмле, хуш исле ипи исе бөтен авылга тарала иде. Тырышып, намус белән эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” медале һәм бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та әнием мамыклы, матур шәлләр бәйләде. Аның бәйләгән шәлләрен авыл халкы бик яратып алды, заказ биреп тә бәйләтәләр иде. Күршеләре белән дә бик дус, тату яшәделәр, шуңа күрә гел  искә алалар, сагыналар. 

Бөек Җиңүнең  70, 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы безнең Шушмабаш авылында да булып үтте. Әнием бу тантанада сәхнә түрендә хөрмәтле кунак булып утырып, матур концерт карап кайтуын бик дулкынланып сөйли иде. Искә алып чакырулары өчен барысына бик зур рәхмәт, бик күңелле булды, диде. Аз  гына игътибардан да олы кешенең күңеле була шул.  
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә кадерле әниебезгә 93 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул безнең арабыздан 2021 елда китеп барды. Без – балалары, оныклары әнине гел искә алабыз. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын  әниебезнең.

Лилия Нигъмәтҗанова, Апаз балалар бакчасы тәрбиячесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев