erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Фәйзи солдат 1942 елны хәбәрсез югала...

Арчада Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган тагын бер солдат, Югары Аты авылыннан Фәйзи Габдрахмановның әсирлектә төшерелгән фоторәсемен туганнарына тапшырдылар

Германия Рейхының картотекаларын безнең тикшерү органнары кулга төшереп, илебезнең яшерен фондларына тапшырганнар иде. Бу мәгълүматларның шактые әле бүген дә дөнья күрмәгән. Шулай да безнең тынгысыз эзләнүчебез Михаил Черепанов инде менә ничә ел һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның, әсирлеккә төшкәннәрнең язмышын ачыклау белән шөгыльләнә. Ватан солдатларының берәрсе турында мәгълүматка юлыкса, шунда ук аның бүгенге көндә исән туганнарын эзли башлый һәм тапкан очракта архив фонды документларын туганнарына җибәрә.

Район газетасы хезмәткәрләре әйтүенчә, бу эш Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә үк башланып киткән. Михаил Черепанов хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматлар таба тора, якташларым аларның исемлеген газетада бастыра тора. Бүгенге көндә исемлектә 1200 чамасы кеше бар икән. Әмма, аларның йөздән артыгының гына туганнары табылган. Нишләмәк кирәк, берәү дә гомерлек түгел, инде сугыш тәмамланганга да 80 ел, сугыш чоры балалары үзләре дә бакыйлыкка күчә бара. Шуңа күрә язма башында телгә алган Фәйзи Габдрахмановның туганы табылуны көтелмәгән бер бәхет сыман кабул иттем. Алай гына да түгел, Фәйзи солдат минем мәктәп буенча сабакташым Фәрит Габдрахмановның әтисе Нотфулланың бертуган абыйсы булып чыкты.

Бүгенге көндә Фәрит гаиләсе белән Югары-Атыда яши. Өен тиз эзләп таптым. Ни өчен килүемне аңлата башлауга күзләре яшьләнеп китте сабакташның. “Фәйзи абый турында документ тапшырганда да әллә нишләгән идем”, – ди. Ярый әле хатыны Ләйләрә аны бераз тынычландыра алган, “Хәзер елап утырып файда юк, Фәйзи абый белән горурланырга кирәк”, – дигән. Фәритнең бик дулкынлануын аңларга буладыр. Фәйзи солдат 1942 елны хәбәрсез югала. Әнисе Хәдичә, туганы Нотфулла, гомумән, Габдрахмановлар нәселе ничә ел буе ут йотып яши бит. Әмма, Фәйзи солдат язмышы турында бер хәбәр дә ишетә, бер генә мәгълүмат та таба алмыйлар. Инде менә сугыш тәмамланып 80 ел вакыт узгач солдатның язмышы ачыклана.

Михаил Черепанов Россия Оборона министрлыгының архивыннан тапкан документта Габдрахманов Фәйзинең 1922 елда Арча районы Югары Аты авылында туганлыгы, 1942 елда Сталинград сугышында әсирлеккә төшүе турында язылган. Ә немец архивы картасындагы саран гына мәгълүматлар Фәйзи солдатның Идел-Урал легионына керүе, һәм рәсми рәвештә немец формасы кисә дә фашистлар Германиясенә каршы эш алып баруы турында сөйли. Легионга кергән әсирләрдән немецлар көчәйтелгән 7 батальон оештыралар һәм аларны немец офицерлары командалыгында төрле фронтларга җибәрәләр.
Тарихи мәгълүматлар буенча, легионда 40 мең чамасы кеше була. Миңа легион тарихы белән шактый кызыксынырга туры килде. Легионерлар арасында Гитлерга тугрылык турында ант итеп безгә каршы сугышучылар да була. Әмма, немец архивларындагы мәгълүматлар, легион батальоннарының фронтка эләккәч немец офицерларын үтереп партизаннарга кушылулары турында сөйли. Бер сатлыкҗан табылып, легионерларның яшерен эш алып барулары турында хәбәр итә. Һәм, белгәнегезчә, легионерларны кулга ала, махсус штраф лагерьларына озата башлыйлар. Безнең Фәйзи солдат Германиядәге Берген-Бельзен концлагерена эләгә. Бу лагерьны “җәһәннәм эчендәге җәһәннәм” дип йөрткәннәр. Ул 1940 елдан 1945 елга хәтле эшли, шушы вакыт эчендә анда ачлыктан, төрле авырулардан, газаплаулардан 50 мең әсир үлә (70 мең дигән мәгълүмат та бар). Кыскасы, исән калуга өмет булмый бу лагерьда.

10 әсиргә көненә бер буханка икмәк биргәннәр. Кайбер көнне икмәксез дә калдыра торган булганнар. Бараклар җитмәгәнлектән, әсирләр чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндерелгән ачык һавада яшәгәннәр һәм җәй айларында бөтен яшеллекне, ягъни төрле үсемлекләрне, хәтта, агач кайрыларын ашап бетергәннәр. Сүз уңаеннан әйтеп куйыйк инде: 1945 елда Британия хәрби суды лагерь персоналын (алар 80 кеше була) кешелеккә каршы җинаятьтә гаепләп карар кабул итә, аларга карата төрле җәзалар билгели. Лагерь коменданты Йозеф Крамер һәм берничә хезмәткәр асып үтерелә, калганнары төрле срокка төрмәгә ябыла. Ни кызганыч, бүген Англия хөкүмәте фашистик идеологияне хуплый.

Яңадан Фәйзи солдат язмышына кайтыйк әле. Немецлар архивыннан алынган картада аның 1944 елның 27 августында үлгәнлеге язылган. Бу урында шактый гына сәер бер хәл турында әйтергә кирәктер. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне җәзалап үтерәләр, ә 27 августта Берген-Бельзенда легионерчы Фәйзи Габдрахманов үлә. Мин Михаил Черепановка шалтыратып әсирнең үлем сәбәбен карточкасына язалармы-юкмы икәнен сорадым.

Гадәттә, үлем сәбәбен язмыйлар икән. Әмма, Михаил Валерьевич әйтүенчә, Берген-Бельзен асылда үлем лагере булган һәм анда үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне җибәрү табигый. Бәлки, үлем көтеп яту, кайберәүләр өчен кинәт үлүдән яманрактыр да әле. Монысын болай гына яздым инде, Алла сакласын. Шунысын гына әйтә алабыз, Фәйзи солдат немецларга сатылган булса, җәһәннәм газаплары кичереп бакыйлыкка күчмәс иде.

Соңгы солдатны табып җирләмичә сугышның бетмәве турында атаклы полководец, хәрби теоретик Александр Суворов әйткән диләр. Александр Васильевич сүзләрен нечкәләп карасаң, ул һәр сугышның зур корбаннар китерәчәген кисәткән кебек. Язучы, тарихчы Борис Соколов исәпләвенчә, без 1941-1945 елларда 26,4 миллион кеше югалтканбыз. Совет-Германия фронтында бу. Ә СССР гражданнарын да кертеп санасаң корбаннар саны 46 миллионга җитә ди. Бу мәгълүматка каршы килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Россия Кораллы көчләренең Хәрби мемориал Үзәге мәгълүматлары буенча, гомуми югалтулар 8 млн. 688 мең кеше. Моңа 1945 елда Япониягә каршы сугышта һәлак булганнар да, хәбәрсез югалганнар да, төрле авырулардан үлгәннәрне дә керткәннәр. Күрәсез, без әле бүген дә сугыш корбаннарының очына чыга алмыйбыз. Инде Бөек Ватан сугышыннан соң да күпме бәрелешләр булды. Кыскасы, тарих гел сугышлардан гына тора һәм “соңгы солдатны җирләмичә сугыш бетмәячәк” дию бөтен кешелекне кисәтү кебек тә яңгырый.

Ә хәбәрсез югалганнарга килсәк, Росстат мәгълүматлары буенча аларның саны 3,4 миллион, моңа әсирлеккә төшкәннәр дә керә.
Арча районы Югары Аты авылының 20 яшьлек колхозчысы Фәйзи Габдрахманов әнә шул миллионнарның берсе. Кабере билгеле булмаса да, аның кайда үлгәнлеге ачыкланды. Туганнарына шушы мәгълүмат белән бераз күңел юатасы гына кала. Сабакташым Фәрит исә Фәйзи солдатның немец картотекасындагы фоторәсемен зурайтып, аны балаларына, оныкларына тапшырмакчы. Ватан солдаты турында истәлек нәселдән-нәселгә күчеп барсын, ди ул.

Риман Гыйлемханов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев