erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

“Каеннарың, каеннарың, каеннарың шаулыйлар...”

Иске Җөлбидә гомер итүче 95 яшьлек Асия Гарипова белән очрашу күңелдә ниндидер бер якты хис калдырды.

“Минзариф абыең белән алтмыш ел тигез гомер иттек. Унбер ел инде ансыз, әмма аны сагынып яшим”, – дип башлады сүзен Асия апа.
Иске Җөлби Кушлавычка терәлеп үк утырган кечкенә генә авыл. Район үзәгеннән читтә булса да, йортлар таза, урамнар чиста, матур. Сокланып бардык. Асия апаның йорты авылның икенче башында ук булып чыкты. Ялгызы яши, дигәннәр иде. Тикшерү гадәтем булмаса да, ишегалдына керүгә, андагы тәртип, чисталыкка күзем төште. Өйгә узгач, бөтенләй аптырап калдым. Зур булмаса да, якты, нурлы, чиста, матур. Тәрәзә төбе тулы яраннар шау чәчәктә.

Көн саен янына кереп хәлен белүче, ярдәм итәргә әзер торучы кешелекле күршеләре Ләйлә һәм Рәдиф Сәфәровларга, Миләүшә һәм Илфар Гыймадиевларга, мунча ягып кертүче Сәвия һәм Мөхәммәт Сабирҗановларга зур рәхмәтле Асия апа. “Алар турында язарга оныта күрмә. Бик булышалар. Гөлләремә сулар сибәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, өйләремне тәртиптә тоталар. Алар булганда яшим әле мин”, – диде ул кат-кат. Бу юлы да Ләйлә янында иде, озакламый Миләүшә дә кереп җитте. Ләйлә үзен коймаклар пешереп сыйларга булган. “Бик тәмле, аша әле”, – дип кат-кат кыстагач, хәтерен калдырмыйм, дип, мин дә коймактан авыз иттем. И шуңа сөенде инде Асия апа. 
– Шулай Миләүшә белән чиратлап карыйбыз инде, – диде Ләйлә бер дә авырсынмыйча.
– Үскәндә ул безнең балаларны карап торды, – дип өстәде Миләүшә. 
Шундый күршеләрең булу үзе бәхет. Шәфкатьлелек, игелеклелек белән тулган бу йорт. Шуңа аннан нур бөркелә дә.
Асия апа дүртпочмаклап бәйләгән ак яулыклы матур татар әбие. Тормыштан канәгать. Һәр туган көнгә сөенеп яши. 
– Ирем сугышта булды, икенче төркем сугыш инвалиды. Шуның өчен пенсиямне дә өстәделәр. Кырык мең сум пенсия алам. Ел саен апрель аенда бүләк китерәләр. Хәрби комиссариаттан да килеп хәлемне белеп киттеләр әле. Безгә күп кирәкме? Шуннан да күңел була, – диде ул.
Заманында күпне кичергән, ачлык, ялангачлыгын да күргән, шуңа бүгенге рәхәт тормышка сөенеп туя алмый ул. 
– Кушлавыч авылында тудым. Җиде яшемдә ятим калдым. Әни миңа җиде яшь булганда үлде. Сигез бала идек. Өчесе малай, калганнары кызлар. Бер абыем сугышта һәлак булды, икенчесе 1943 елда бер кулы яраланып кайтты. Шул яралы кулы белән барысын да эшләде, – дип сөйләп китте Асия апа тормышы турында. – Әни үлгәндә өч яшендә бер кызыбыз бар иде. Туганыбыз үзенә алды. Үскәч Пермь якларына китте ул. Шунда кияүгә чыкты. Исәндерме, бернинди хәбәре юк. Шул сигез баладан бер мин генә калдым инде. Әтинең сеңлесе Хөббениса апа – 100, икенче туганыбыз 98 яшендә вафат булды. Мин дә шуларны куам, ахры. 
Әнисе үлгәндә әтисенә: “Балаларны берәүдән дә кактырма”, – дигән. Әти вәгъдәсендә тора, бер баласына да авыр сүз әйттерми, какмый-сукмый. Аннан бик тырыш кеше дә була ул. Җәен авылда, кышын Казанда эшли. Ялгызларга булышырга да алына. Базларга ташлар өя, бәрәңге бакчалары казый. Шуның өчен бәрәңге бирәләр.
– Әти белән без дә бакча казый идек. Нишлисең, ятим калдым, дип үлеп булмый бит инде. Яшәргә, тамакны туйдырырга кирәк, – диде Асия апа. – Аннан әти тубал белән ашлык чәчте. Аның күзенә тигәнәк кереп, ак төшкән иде. Туры барыр өчен үз алдыннан мине җибәрә. Юл күрсәтеп барам, янәсе. “Кызым үземә охшаган”, – дия иде. Шулай эшләп үстек инде. Хәзер сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр. Ящик ясап бирәләр дә, шуны өстерәп, урам буйлап тавык тизәге җыеп йөрибез. Һәр көн. Йорт саен кереп. Бер урынга өеп куябыз. Язып су кушып, шуны җиргә сибәсең. Хәзер барысын да искә төшерсәң, исең китәрлек хәлләр. Шырпы булмады сызарга. Хәзер кадере юк дөньяның. 1949 елда әти үлде. Әнидән соң унике елга якын яшәде.
Үз гомерендә кайларда гына эшләми Асия апа.  Амбарчы, 11 ел кибеттә сатучы була. Шул ук вакытта Кушлавыч белән Иске Җөлбидә хуҗалыктан сөт җыя.
– Көн саен иртән дүрттә торып чыгып китәм. Алтыга илтеп тапшырып өлгертергә кирәк. Аннан кибеткә товар төяп кайтам. Ипине сатып бетерүгә басуга эскерт салырга йөгерәм. Бармый булмый, шуның өчен бер көлтә печән бирәләр, – ди Асия апа. – Пенсиягә ферма мөдире, бригадир булып эшләгәндә чыктым. Мин ялганны, караклыкны яратмыйм. Шундый хезмәтләр башкарсам да, мактанып түгел, горурланып әйтәм,  колхозның энәсен дә урлаган хатын түгел мин. Мактау тактасында тордым. Хезмәт ветераны исемен алдым. Рәхмәт хатларым бик күп. Авыл Советы депутаты итеп сайландым. Булсынга тырышып эшләдем. Җитәкчеләр агрономлыкка укытырга җибәрмәкче булганнар. Берәү йөзенә карамагыз, олы яшьтә бит инде ул, дигән. Шулай китә алмый калдым.

Ә Минзариф абый белән ул 23 яшендә таныша. Кушлавычта бик чибәр, булган, уңган кыз бар, диләр аңа. “Мине күрергә теләп чишмәдән су алып кайткан вакытымны туры китерә дә болынга чыга. Шунда таныштык та. Бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек, – ди ул гүя шул чакларга кайтып килгәндәй  елмаеп. – Алтмыш ел яратышып яшәдек. “Яратам бит мин сине. Яратмасам, алт-мыш ел яшәмәс идек”, – дия иде. Бик сагынам аны. Аңа багышлап җырлар чыгарып, шуларны җырлап йөрим. Урамга чыксам, каршыдагы ул утырткан каеннарга карап юксынам. “Каеннарың, каеннарың, каеннарың шаулыйлар...”, – дип җырлап та куям.
Өйләре авыл башында ук аларның. Әнисе котып җилләре исә монда, дигәч, Минзариф абый 96 төп каен агачы утырта. Алар урман кебек үсеп китә. Минзариф абыйның истәлеге.

– Авырды ул. Хастаханәгә алып китәселәр иде, җибәрмәдем. Ел ярым сабый бала кебек тәрбияләдем. “Син мине үлемнән алып калдың. Анда синнән башка үлгән булыр идем”, – диде. Үләр алдыннан тамагым кипте, дип, чәй куйдырды. Эчмәде. Бераздан тагын тамагы кибүдән зарланды. Кружкага кулын сузды да, булмый, диде. Мендәргә башын салды. Мин аңа башны куйдым. Үзем белгәннәремне укыйм. Файдасы тимәсме, дим. Фельдшер керде дә, үлгән бит инде ул, диде. Шулай иңне иңгә куеп гомер иттек, башны башка куйган килеш таң алдыннан җан биргән, – дип ачылып китеп сөйләп,  эчендәгесен бушатырга теләде Асия апа. – 15 көннән төшкә керде. Миңа ак чәчәкләр бирде. Риза-бәхиллеген күрсәтүе булгандыр инде.
11 ел инде Минзарифсыз ялгызы яши ул.

– Бер җирем авыртмый. Җырлыйм да, елыйм да, аннан күршеләрне көтәм. Алар булганда, мин дә яшим, – ди.
Асия апаны куандырып, аңа дәрт, йортка ямь өстәп, яраннары чәчәк атып утыра, урамда Минзарифын искә төшереп каеннары шаулый... “Яшәсен генә әле. Бик күңелле әби”, – диләр күршеләре Ләйлә белән Миләүшә ак яулыклы ак әбине якын итеп.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев