erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Наласалар үз кешеләрен онытмый

8 майда Наласа авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды.

Башка еллардан күпкә аермалы тантана иде бу. 

- Безнең авыл кешеләре сугышка Наласадан гына китмәгән, – диде «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире, туган авылы Наласа өчен җан атып яшәүче Исрафил Насыйбуллин.- Сугышка кадәр авылыбызның шактый кешесе төрле язмышлар белән ил буйлап таралган булган. Республиканың «Хәтер китабы» редакциясендә эшләгән авылдашыбыз Нәфисә Габдрахманова (Фәттахова) ярдәмендә сугышка башка төбәкләрдән китеп һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре шушы һәйкәлдә исемлеккә кертелде.

Бу гына да түгел әле. Һәйкәлдә сугыштан исән кайтып, «Октябрь» колхозын Хезмәт Кызыл Байрагы ордены алу дәрәҗәсенә күтәрүгә өлеш керткән, инде бакый дөньяга күчкән сугыш ветераннарының да исемнәре уеп язылган.

Әлеге бәйрәмдәге чыгышларда әйтелгәнчә, болар бар да буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кирәк. 

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага да зур рәхмәт. Шундый мәгънәле эшләрдә башлап йөрүче ул. 

Тантанага яңа исемлеккә язылган каһарманнарның балалары, оныклары да кайткан.Алар газизләренең исемнәрен мәңгеләштергән авылдашларына олы рәхмәтләрен җиткерде .

Бу хакта газетабызның киләсе санында тулырак язабыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев