erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугыш кечкенә һәм зур булмый – аяусыз һәм мәкерле була

Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән, башка халыкларның илләрен, җирләрен биләп хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган.

Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннан-буынга күчеп йөрәкләрдә кара кан булып укмашкан. Моны тарих белә...
Минем өчен сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке бер куркыныч уен кебек. Тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.
Бөек Ватан сугышының тынганына сиксән ел вакыт үтте. Безнең буын сугыш чорын күрмәде. Бу канкойгыч афәтнең илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китергәне турында укып, ишетеп  кенә беләбез. Никадәр ир-егетләр туган җирләрен саклау өчен фронтка киткән. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп ярдәм иткән. Хатын-кызлар, балалар – һәркем җиңү өчен бар тырышлыгын куяган. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырында мәңгегә ятып калган гаиләләр хисапсыз. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларны да санап бетерерлек түгел. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган.  Бик зур югалтулар кичергән.
Сугышның афәтен, авырлыкларын үз җилкәсендә татыган бабаем турында мин дә язарга булдым.
Гайнетдинов Галимҗан Гайнетдин улы Арча районы Югары Бирәзә авылында өченче бала булып гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 
Гайнетдин бабай белән Галимә әби гаиләсендә 4 бала арасында үскән Галимҗан абый-апаларыннан эшкә өйрәнеп үсә. Әти-әнисенең кул арасына да бик тиз керә.
Башлангыч белемне Югары Бирәзә мәктәбендә ала, аннан Өчиле җидееллык мәктәбендә укуын дәвам итә.
 Совет армиясенә 1937 елда чакырылып, 3 ел хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка алына, Ленинградны саклауда катнаша. Шул бәрелеш вакытында каты  җәрәхәтләнеп, әсирлеккә эләгә. 1945 елда совет солдатлары башка иптәшләре белән бергә аны да коткаралар.
Туган авылы Югары Бирәзәгә 1946 елда кайта ул. 1947 елда Шакирова Гайшә Шакир кызына өйләнеп гаилә корып җибәрәләр. Кызлары дөньяга килә. Тик бу матур гаиләгә тынычлап яшәргә ирек бирмиләр. Галимҗан бабайны, сугышта булмадың дип, 1949 елда Себергә сөргенгә озаталар. 1956 елда гына, гаепсез икәне ачыкланып, туган ягына гаиләсе янына кайтырга насыйп була аңа. Бер-бер артлы аларның 3 балалары туа.
Туган авылына кайткач, Галимҗан бабай колхозда бригадир булып та, тракторчы булып та эшли. Бик күп бүләкләргә: “Германияне алган өчен”,  “Совет Армиясе хәрби диңгез флотына 30 ел”, “Сугыш елларындагы фидакарь хезмәт өчен” медальләренә, “Почет билгесе” ордены һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры исемнәренә ия була. Үзенең балаларына тынычлык кадерен белергә өйрәтеп калдырырга да өлгерә Галимҗан бабай. 
80 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик дуслар аша…
Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
9 Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадында күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен аларга карата рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Без бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Шуңа да без бәхетле! Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше – Син һәм Мин, җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез.

Мәликә Җәләева,
Арча 2нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев