Сугышта хәбәрсез югалган Имам туган авылына кайтып төшә...
Эзтабарлар тарафыннан Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган солдатларны табу, аларның кем, каян булулары хакында белү өчен зур хезмәт башкарыла. Исемнәре, кайсы район, кайсы авыл кешесе икәнлеген ачыклаганнан соң “Арча хәбәрләре” газетасы халыкка райондашларыбыз турындагы мәгълүматны җиткерә. Шундый мәгълүмат газета сайтында басылып чыккач, таныш фамилияле кешенең исемен күрдем. Ул – Низамиев Имам, 1902 елгы, Сикертән авылыннан. Кайнатамның бертуган сеңлесе, Нәсимә апай, Низамиевларның киленнәре, аның ире Нәзир абый.
Нәзир абый Низамиев әтисе Нәҗметдиннең сугышта һәлак булуы хакында әйткәне бар, ә Имам исемле туганы турында әллә ул әйтеп мин онытканмын, әллә искә алынмаган, белмим. Нәзир абый 9 май бәйрәмен бик яратып бетермәде. Нигә ул көнне яратмыйсың, Җиңү көне – бәйрәм бит ул, дигән соравыма: “Безне әтисез калдырган көн бит ул”, – дия иде. Аны да аңларга була, чөнки Җиңү көне булса да, әтиләре һәлак булганнар өчен ул зур бәйрәм түгел күрәсең... Нәзир абыйдан туганы турында сорар идең, сугыш чоры баласы инде вафат. Ләкин фамилиясе таныш булгач, миндә кызыксыну хисе булу сәбәпле, иремнең туганы, Нәзир абыйның кызы, Нәзирәгә телефоннан шалтыраттым. Ул да төгәл генә ярып әйтә алмады. Ничектер ишеткән бар шикелле дигән фикере белән генә уртаклашты. “Бәлки, әни ни дә булса хәтерлидер, сорашырмын, аннан элемтәгә чыгармын”, – диде ул. Йөрәк түзми, мин ул арада Сеҗе авыл Советы сәркатибе белән элемтәгә кердем. Сикертән авылының хуҗалык китабын карасаң, бәлки анда берәр мәгълүмат бардыр. Гөлия Сәмигуллина миңа хуҗалык китапларын күрсәтте. Кызганыч, сугыш чоры еллары китаплары сейфта юк, бәлки алар архивтадыр.
1949 елдан башланган китапның саргаеп, бераз таушалган битләрен ачам. Низамиева Мәрьям Фәрхетдин кызының хуҗалыгы турында язылган мәгълүматны таптым. Мәрьям – Имамның хатыны. Аның дүрт баласы язылган: Рәфкать (1932), Ясәви (1933), Гөлфәмә (1936), Гөлфирә (1942). Алар Низамиев Имами балалары дип язылганнар. Элек кеше исемнәре бераз гына үзгәртелгән димме. Халык бер төрле әйтсә, документта бераз гына үзгәрәк язылган. Монда да шулай: хуҗалык китабында Имами диелгән, хәбәрсез югалучылар исемлегендә Имам гына дип теркәлгән.
Сикертән авылында өлкән яшьтәге кешеләр берничә генә. Шуларның берсе – Миннерадил абый Сәләхетдинов. Аның белән элемтәгә кереп, сораштым. Ул Имами абзыйның торган нигезен, балаларын хәтерли икән. “Өлкән уллары Рәфкать аларны читкә алып чыгып китте, монда кешеләре калмады. Ә әтиләре Низами безнең каршы якта, алар янәшәсендә бер улы Нәҗметдин, аннары икенче улы Ислами абыйларның йортлары иде”, – диде ул. Кызганыч, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда авыл кешеләренең байтагы чит җирләргә чыгып киткән шул.
Сораша, эзләнә торгач, байтак кына мәгълүмат табылды. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче, Низамиев Имамның кече кызы Гөлфирә апа, оныгы Эльвира белән Нәзирә элемтәгә керде. Нәзирә туганы белән аралашып торган, ләкин аралашкан вакытта сугыш темасына бик кагылмаганнар. Менә аның җае да килеп чыкты бит. Эльвира әнисеннән сорашып, безгә түбәндәгеләрне җиткерде: “1945 елда әбием Мәрьямгә бабайның хәбәрсез югалуы хакында документ тапшырыла”. Шуннан соң Имамның кечкенә кызы Гөлфирә исеменә әтисезлеккә пенсия килә башлый. Ләкин 1946 елда моңарчы хәбәрсез югалган дип саналган Имам туган авылы Сикертәнгә кайтып төшә. Алай дип әйтү дә дөрес түгелдер, чөнки ул йөри алмаган, аны кемнәрдер арбага салып алып кайтканнар. Ул, бәлки, сугыш барышында нык яраланган булгандыр. Гөлфирә апа әтисен дәвалар өчен әнисе белән үләннәр җыйганын исенә төшерә. Өйдә генә дәвалау мөмкин булмаган күрәсең, Имамны Арча хастаханәсенә илтәләр. Аннан кайчан кайткан, ничек яшәгән ул хакта Гөлфирә апа хәтерләми. Кызганыч, Имам 1948 елда вафат була, аны туган авылы зиратына җирлиләр. 1957 елда олы улы Рәфкатъ әнисе белән бертуганнарын Екатеринбургка алып чыгып китә һәм Сикертән авылында туган балалар шул шәһәрдә гомер кичерә.
Эльвира: “Бабам Имам турында Рәфкать, Ясәви абыйлар яхшы беләләр иде, ләкин алар да бик сөйләргә яратмадылар. Чөнки бабай әсирлектә булган кеше. Ул туганнарыбыз инде күптән вафат”, – дип сөйләде. Сугыш чорындагы НКВД органы әсирлектә булучыларга, аларның гаиләләренә тынгылык бирмәгән. Бәлки шуңа да сөйләмәгәннәрдер. Эльвира бабасының ниндидер медальләре булганын да хәтерли, чөнки ул кечкенә вакытта аларны күргән. “Балаларының туган көннәре, әтисенең исемендәге бер хәреф документларда дөрес язылмаган булган. Ясәви абыебыз Гөлфәмә апа пенсиягә чыкканда туган ягына кайтып, документларын дөресләп йөргәнен хәтерлим. Бабам, авыру булу сәбәпле, колхозга эшкә йөрмәгән, хезмәт көне язылмаган. Әллә шуңа аны исәпкә алмаганнармы? Югыйсә, ул Арчада дәваланган, анда да документлар тутырыла. Авыл Советы ник аны сугышта катнашучылар исемлегенә кертмәгән? ” – ди Эльвира.
Низамиев Имам Сикертән авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлегенә, ”Хәтер” китабында да язылмаган. Ни өчен туган авылына исән-сау кайткан Имамны хәбәрсез югалучылар исемлегеннән төшермәгәннәр? Бу сорауга бүген кем җавап бирә? Билгесез...
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев