Тапшырылмаган хат
“Исәнме, улым Халит! Биштәреңне асып, өйдән чыгып киткәнеңә 84 ел булды. Сугыш башлангач, 20 яшеңдә үзең теләп яу кырына киттең, бронь булса да. Укытучы идең. 38нче елда армия сафларына алынган Хәлим абыең беренче көнне үк сугышка керде. 1941 елның август аенда хәбәрсез югалды дигән язуы килде. “Абыйны булса да эзләп табармын”, – дип киттең.
Мин фронт өчен тыш бияләйләр тектем. Читенә ак җеп белән чигеп куям – Сиза.М. Шушы бияләйләр минем улларыма эләкмәсме? Хәбәр бирмәсләрме? Посылка җибәрә идек. Кара ипи киптерәбез, энеләрең бәрәңге шәңкәсе киптерә, йон носки бәйлибез, материя тапсак, чолгауга дип салабыз.
1943 елны 18 яше тулгач, энең Фоатны да сугышка алдылар. Суслонгерга өйрәнүгә җибәрделәр. Аннан да хәбәр югалды. Әтиең Нәгыйм әзләп китте, тапты. Ярый миһербанлы татар генералы очраган. Аяклары гөбе кебек шешенгән энеңне башта госпитальдә дәвалаганнар, аннары поездларда сакчы итеп куйганнар.
Сугыш бетте, улым. Синең генә 1945 елның 7 февралендә батырларча һәлак булды дигән кара печатьле язуың килде. Кайда күмелгәнеңне эзләп тапты Гөлнур оныгым. Рәхмәт инде Михаил Черепанов дигән кешегә. “Сержант 1210-го стрелкового полка 362 стрелковой дивизии Нагимов Халит Нагимович погиб 7 февраля1945 года и похоронен в братской могиле г. Цыбинка в Польше”, – дигән извещение килде.
Абыең Хәлим 1948 елда япон сугышларын кичеп исән-сау кайтты. Пленда булган.
Энең Фоат та кайтты, Аллаһка шөкер. Киткәндә кап-кара чәчле егет иде, 22 яшендә ап-ак чәчле ир-ат булып кайтты.
“Акыллы кешенең чәче агарырга тиеш, әни”, – дип шаярган була.
Мин теккән бияләй авылдашыбыз Җамалиев Фазыйл кулына эләккән бит! “Рәхмәт, Мөкәррәмә, бик күп суыклардан саклады”, – диде. Уң кулсыз, яраланып кайтты ул да.
Улым, Халит! Сиңа һаман 24 яшь. Утырткан шомыртларың яз саен чәчәк ата, картаялар алар да. Түрдә мандолинаң эленеп тора. Хәлим абыеңның портретын ясаган идең. Рәсем ясарга оста идең бит. Кадерләп саклыйбыз.
Сине көтәбез, улым! Кулдан ясалган блокнотыңда шигырьләрең... Көн дә укыйбыз. 4 һәм 6 яшьлек булып калган Иннур һәм Мансур энең инде егет булдылар. Алар көтә.
Сугыш беткәнгә 80нче яз китте. Көтәбез, улым, һәр яз саен көтәбез сине.
Сәлам белән әниең Мөкәррәмә”.
Данир Хөсәенов,
Арча районы Сикертән мәктәбенең 4 сыйныф укучысы
362нче укчы дивизиянең 1210нчы укчы полкы сержанты Халит Нәгыймов 1945 елның 7 февралендә батырларча һәлак булган һәм Польшада Цфбинка шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән. / Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев