erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

“Хәзер тормыш рәхәт, салымнар түлисе юк”

Уналты яшеннән басуда ат җигеп сука сукалый, чәчү чәчә, бәрәңге утырта, бәрәңге ала Югары Пошалымнан Габделхәй абый Абдуллин

“Шушы авылда туып-үстем, гомер иттем мин. 95 яшемне тутырдым. Котларга килделәр. Рәхмәт. Бик рәхәт тормышта яшибез”, – диде хезмәт һәм тыл ветераны.

Габделхәй Абдуллин 1930 елның 16 апрелендә Югары Пошалым авылында туа. Гаиләдә дүрт бала була, тик икесе биш һәм өч яшендә кызамыктан үлә. Энесе Мидхәт Абдуллин белән икесе генә калалар.

– Әти сугышның беренче елында ук фронтка китте. “Исән-сау торыгыз”, – соңгы сүзләре шул булды. Балаларның берсен ул күмеп китте, икенчесен әтисез җирләдек. Хәтерлим әле, бик суык кыш иде ул. Үзем 12 яшьтән көтү көтә башладым. Бер олырак абый белән дуңгыз көтүе көттем, – дип искә алды ул балачагын. – Кыш җиттеме, көн саен арба тартып урманга мичкә ягу өчен ботак җыярга менәбез. Балта белән кертмиләр иде урманга, ботак-ларны кул белән сындырып, арбага тутыра идек. 16 яшьтән колхоз эшенә чыктым. Басуда җир сукалап, чәчү чәчеп, бәрәңге утыртып, бәрәңге алып үтте балачак. Тормыш бик авыр иде. Атларның да күтәрәмгә калган чоры. Алар да газап чикте.

Әтисенең сугыштан бер хаты гына килә. Ул да булса – кара печатьле. “Үлмәгән, әсирлеккә төшкән булган ул. Бер елдан качкан, тагын сугышка кергән. Бу юлы инде Смоленск өлкәсендә һәлак булган. Осиново авылында. Сугыштан соң авыл Советыннан чәчәк куярга я акча җибәрегез, я үзегез килегез, дигән хәбәр җибәрделәр. Ул вакытта каян акчасын табасың да, ничек юлга чыгасың? Үлгән урынын туганнар компьютерга кереп кенә белде”, – диде Габделхәй абый.

 

Бик тырыш кешеләр булганнар Абдуллиннар. Әнисе дә, әтисе дә, Габделхәй абый белән Мидхәт абый да. Нинди кыен вакытларда да сыерны бетермәгәннәр, сарыклары да булган. Ел саен урманга менеп печән чабып алып төшкәннәр. 25 сутый бакчаны кул белән казып бәрәңге утыртканнар. Бер генә шакмак җирне дә әрәм итмәгәннәр. Ә ашарга…

– Өшегән бәрәңге, кычыткан ашы ашый идек. Басуда эшләгәндә ашханәдә тук-ландырдылар. Анда да шул кычыткан ашы инде, – диде Габделхәй абый. – Әмма иң үзәккә үткәне салымнар булды. Кырык килограмм ит, 200 йомырка һәм тагын башка әйберләр. Кулга бер тиен акча керми. Вакытында түләмәсәң, көн саен кәнсәләргә чакыралар. Өстәвенә әле заем да бар. Бик авыр замана иде. Аллага шөкер, дип, утырып еладым. Ир башым белән. Салымнар беткәч кенә заманалар рәтләнеп китте.

Яше җиткәч ул армиягә алына. Кара диңгез буенда, Кавказда, чик буенда хезмәт итә. Өч ел да алты айдан соң кайта. Аннан Кизнерга утын әзерләргә җибәрәләр. Ике ел шунда була. Кайткач Павлодар шәһәренә чирәм җирләрне эшкәртергә китә.

 

– Акча эшләү максаты белән. Авылдан өч кеше идек. Икесе вафат инде. Яз китәбез, көз кайтабыз. Шулай ике ел үтте, – диде ул. – Аннан кайткач авылда калдым. Кешеләргә йортлар салдым, фермаларның идәннәрен җәеп, түбәләрен яптым. Ул вакытта 200 башлык сыер фермасы бар иде.

– Балта эшенә ул үзлегеннән өйрәнә. Энесе Мидхәт абый да шундый ук оста була. Икесе дә бик тырышлар. Кем гозер белән килә, кире бормыйлар, чыгып китәләр иде. Аларның кулы тимәгән йорт юктыр авылда, – диде кызы Әлфия ханым.

Әлфия ханым гаиләсе белән Казанда яшәгән. Хәзер авылда әтисен тәрбияли. Кадерләп кенә тота. Моның өчен сүз белән кемдер әйтү кирәкми, читтән караганда ук күренә. Олыгайган көнендә Габделхәй абыйга чын терәк һәм иптәш.

– Ә болай мин урманда эшләдем. Анда “парник” бар иде. Җир астында. Шунда ат көпчәкләре, ат чаналары ясыйлар. Шул “парник”ка казан урнаштырылган. Төннәр буе ягып чыгам. Агачлар парлана да йомшый һәм бөгелә. Аннан фермада терлекче булдым.

Шунда ул булачак хатыны Нәбирәне күрә. Кыз исәпкә алучы була, кешеләргә наряд яза.

– Кич белән клубка чыгабыз. Кайтканда ул миннән качып китә, мин куып тотам. Ахырдан качмый башлады. Бер көнне кочаклап алып җилкәгә салдым да, алып кайтып киттем. Икенче көнне никах укыттык. Менә шулай бергә булып та куйдык, – дип искә ала Габделхәй абый. – Бик яхшы яшәдек. Нәбирәм 1997 елда кан басымыннан кисәк кенә үлеп китте.

– Әти белән әни 1954 елда өйләнешәләр. Әни урманчы кызы. Алар гаиләдә алты кыз, ике малай иде, – дип сүзгә кушылды Әлфия ханым. – Илсур абый Чиләбедә яши иде. Үз машинасы астында калып үлде. Авылга алып кайтып җирләдек. Хамат абый да фаҗигале вафат булды. Бик тырыш гаилә була.       

 

Төп йортлары да үзләре янында гына. Анда Мидхәт абый кала, ә Габделхәй абый йорт төзеп башка чыга. Бу өйне, мунча, келәт, лапас, бура абзарны Мидхәт абый белән бергә эшләп чыгалар.Әнисе дә алар белән яңа йортка күчә.

Шунда бүгенге көнгә кадәр гомер итәләр. Сиксән яшенә кадәр Габделхәй абый берүзе яши, аннан инде Әлфиясе кайта.

– Күптән түгел район хакимиятеннән килеп әтине 95 яшьлек юбилее белән котлап киттеләр, – диде Әлфия. – Әти җырлап та күрсәтте. Матур җырлый ул.

– Хәзер тормыш рәхәт, салымнар түлисе юк, – диде Габделхәй абый һәм саубуллашканда безгә дә яраткан җырын бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев