1 апрель 2020 яңалыклары
-
Арча--Казан һәм Казан--Арча поездлары бу көннәрдә ничек йөри?
Арчадан Казанга һәм Казаннан Арчага электричка ничек йөри?
-
Урамга сәбәпсез чыгып йөрмә
2020 елның 30 мартында ТР Министрлар Кабинетының 234нче карары чыкты. Анда 19 мартта гамәлгә кергән “ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы 208нче карарына төзәтмәләр кертелгән
-
Карантинда өйдә нәрсә эшләргә? Җырчы Нурзадә киңәшләре
Карантин булу сәбәпле, күп кенә иҗат кешеләре гастрольләрен туктатып, башка эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Ә кем өчендер бу күптәнге хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге.
-
1 апрельдән социаль пенсияләр арта
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Фасыйховлар гаиләсендә сөенечле вакыйга!
Мәхәббәт булгач шундый булсын инде ул, еллар узган саен ныгысын һәм чәчәк атсын! Бүген исә Раяз Фасыйховның сөекле хатынына көчле мәхәббәтен аңлату өчен тагын бер күркәм сәбәп бар
-
Германиядә белем алган егетне коронавирус ияртеп кайтуда гаепләгәннәр
Кеше сүзе кеше үтерә. Нурлат районының Түбән Нурлат авылында яшәүче Гомәровлар гаиләсенә бу сүзләрнең хаклыгын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Германиядә белем алган Зөфәр Гомәров турында коронавирус ияртеп кайткан дигән сүз таралган. “ВТ” хәбәрчесе Зөфәрнең әнисе Рузалия ханым белән сөйләште.
-
1 апрель - Кошлар көне
Эшләми торган атна игълан ителгәч өйдә торып өйрәнмәгән кешеләрнең кайберләре үзләрен кая куярга белми, дип яза газеталар. Берсен-берсе күрмичә, бер генә көн дә яши алмаган ир белән хатын да ызгышып алганнар, имеш. Чыннан да, мал-туары, кош-корты яки берәр шөгыле булмаган кешегә кыенрактыр шул.
-
Карантин вакытында "Җиләкле алан" пирогы пешерәбез (рецепт)
Дуслар, туңдыргычларыгызда җиләк-җимешләр бармы әле? Бүген бергәләп җиләкле-каймаклы тәмлекәч әзерлибез.
-
Медицина маскасы кигән кешеләр атышкан
30 мартта Башкортстанның Чишмә районында медицина маскалары кигән кешеләр атыш оештырган.
-
Эш бирүчеләр, эшләүчеләр, йөк ташучыларга кирәкле документлар
Әгәр сезгә эшкә барырга кирәк яки эшегез йөк ташу белән бәйле икән, сез түбәндәге документларны үзегез белән йөртергә тиеш.
-
Лев Лещенко коронавируска кабат анализ тапшырган
Лев Лещенко коронавируска янәдән анализ тапшырган. Бу хакта Инстаграмда "Лев Лещенконың мәдәни фонды" коммерцияле булмаган оешма директоры Андрей Гайдель хәбәр итә.
-
Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады
Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.