5 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
«Очраклы ярлар белән йоклау бәхеткә китерми...»
Беренче тапкыр кинога чакырдым. Кире какмады, ләкин караңгы залда кулларын учыма алырга омтылуымны җилбәзәклек итеп кабул итте. Бер сүз белән җиргә төшерде: «Кимсетмәгез мине, зинһар өчен, очрашуга риза булуым да Сезне хөрмәт иткән өчен генә», – диде. Ышанасызмы, бер ел буе эштән өенә озатып йөргән арада бер тапкыр да үбәргә рөхсәт бирмәде!
-
Халыкара бушану көне белән!
Нишлисез, бушанасызмы?
-
«Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов: «Габдулла Тукайныкы белән охшаш язмыш»
Көзен Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр кылган идек. Монда кадәр барып җиткәч, безгә «Әлифба» авторларының берсе Сәләй Вагыйзовның туган авылын, нигезе урынында төзелгән музеен да күрсәттеләр. Музей җитәкчесе Нурания Абзалова Сәләй Вагыйзовның ятимлектә үткән тормышы турында күз яшьләрсез сөйли алмады…("Интертат",Казан,Зилә Мөбәрәкшина).