6 декабрь 2019 яңалыклары
-
Диләрә Илалтдинованы ник гаеплиләр?
Диләрә Илалтдинованың яңалыгы бар икән - ул бәби көтә! Әлеге куанычы белән ул инстаграмдагы язылучылар белән дә уртаклашкан.
-
Казанда Яңа ел чаралары узачак төп биш урын билгеле булды
Төп бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янында һәм шәһәр паркларында узачак.
-
Кышын энергия бирә торган ризыклар
Кышын юкка гына күп кеше салкын тидереп авырмый. Кояш сирәк елмая, өстәлләрдә җәй көнендәге кебек витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш тә тулып ятмый. Күп итеп көч туплау һәм хәлсезлектән арыну өчен ешрак саф һавада йөрергә һәм тәмле әйберләр ашарга кирәк! Алар кәефне дә күтәрә, энергия дә өсти. Нәкъ менә нәрсә ашарга икәнен хәзер сөйлибез.
-
Тузан бөртеге кадәр тәкәбберлеге булса, кеше җәннәткә керми
Бар нәрсәне юктан бар кылган Бөек Раббыбыз Аллаһка мактау сүзләребезне чын күңелдән әйтергә онытмасак иде.
-
Ә монысы нәрсә булачак?
Үтеп барышлый сорадым: монысы нәрсә булачак?
-
Сөендерикме: Арча үзәгендә бәдрәф булачак
Чыннан да сөнечле хәбәр бу. Кысталганның хәлен кысталган гына белә.
-
Кайда син, тротуар?
Арчаның шәрык ягыннан үзәккә кайтып барыш. Машина юлыннан бара башладым бит, әй. Ә кайда соң монда тротуар?
-
Газетага ташламалы бәядән язылырга ашыгыгыз!
“Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасына ташламалы бәя белән 620 сум 10 тиеннән язылып булачак.
-
Ришвәт алып, исерекне җибәргән һәм...
Коточкыч хәл. Һәм газизен юлда шушы исерек таптаган...
-
Һәрберсе үзенчәлекле
Хәтерләсәгез, районда шау итеп ир-егетләребез арасында бәйге барды. Җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләре дә яхшы гына иде. Иң мөһиме, алтын куллы, асыл ташларга тиң булган ир-егетләребезне, алтын куллы осталарны билгеләдек. Быел яңадан яшьләргә үрнәк булырлык, ихтирамга лаек 50 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләребез сәхнәгә менә.
-
Рәшидә әбигә 95 яшь тулды
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 6 декабрьдә Наласа авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәшидә Зарипованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Россиядә укытучыларга хезмәт хакы түләүнең гомуми системасын булдырырга ниятлиләр
Сенаторлар хөкүмәткә тиешле тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
-
Арчада өйрәнделәр
5 декабрьдә Арча районының “Яңарыш” хуҗалыгы базасында Казан аграр университетында курслар үтүче икътисадчылар һәм хисапчылар өчен практик укулар булды.
-
Янгын чыккан йортта хуҗа хатын һәлак булган
Янгын бүген төнлә Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында булган.
-
Утсыз төтен булмый
“Агроснаб” оешмасының нинди данлыклы еллары бар иде. Аның мәйданы да 8 гектар тәшкил итә. Безне анда “Кара төтен” вакыйгасы китерде.