7 август 2021 яңалыклары
-
Табиб Гөлфирә Кәлимуллина: «Диета белән мавыгу кызларның ана булу мөмкинлеген киметә»
Ябыгу теләге хатын-кызлар сәламәтлегенә нинди зыян салырга мөмкин? 40тан соң бала табуның нинди үзенчәлекләре бар? Ханымнарны борчыган күп сораулар турында Казанның 7нче хастаханәсе гинекология бүлеге мөдире Гөлфирә Кәлимуллина белән сөйләштек ("Интертат", Казан, Алсу Исмәгыйлева).
-
"Әгәр башка мәктәпкә китәргә карар кылсалар, барысы бергә китәчәк": 175 гимназия балалары кайда укыр?
Татарстанның атказанган артисты, “Фәридә-Алсу” дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның 175нче гимназиядәге фаҗигадә яраланган улы Ислам хәзерге вакытта сыйныфташлары белән “Артек”та ял итә ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Бөтен нәрсәләре янып беткән
Алар хәзер ярдәмгә мохтаҗ.
-
Мобилизацион резерв – отышлы вариант: ул бернинди сугыш хәвеф-хәтәре белән бәйле түгел
авыл җирлекләре тырышлыгы белән шундый 46 кеше туплана, шулай ук 10 кеше резервка куела.
-
Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган
Авария бишенче август көнне кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.
-
Алтын каләм ияләре
Җиңүчеләребез!
-
Мин үзем гаепле барсына
Ул кычкырып әйткән кебек булган иде, бактың исә иреннәре генә селкенгән икән. Әмма Зөлфәт Ранияне аңлады.
-
Илсөя Бәдретдинова белән көтелмәгән хәл булган
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова Мәскәүгә барып кайтты. Ул анда Москвариумга, анатомик күргәзмәгә барган. Кире Казанга кайтканда, җырчы белән көтелмәгән хәл булган.
-
Казанда Америка һәм Европа рәссамнары биналар диварларына зур рәсемнәр төшерәчәк
14 августта Казанда урам сәнгате халыкара фестивале старт ала.
-
Мәк операциясе үткәрелә
02, 3-12-02 телефоннары буенча хәбәр итәргә була.
-
Яңа пособиеләр, ОСАГО һәм бушлай җир: август аеннан тормышыбызга үтеп керүче үзгәрешләр
Мәктәп укучыларына пособиеләр, спорт белән шөгыльләнүчеләргә салым “вычеты”, Ерак Көнчыгыштан җир алучыларга тагын бер кишәрлек, машина йөртүчеләргә техник караусыз ОСАГО: август аеннан тормышыбызга үтеп керүче үзгәрешләр арасыннан иң мөһимнәрен тәкъдим итәбез ("Ватаным Татарста").
-
Хәмерне түгел, канны эчә: исерекне ничек айнытырга?
Буыннан-буынга кешелекнең үзәгенә үткән афәтләр бар. Эчкечелек – шуларның берсе. Күпме язмышларны җимерә, никадәр гаиләнең бәхетен урлый ул. Җинаятьләрнең дә күбесе нәкъ менә салган баштан кылына. «Запой» белән ычкынып эчүченең үз гомере дә, якыннарының тормышы да тәмугка әйләнә. Баш салып эчүчене ничек айнытырга? ("Ватаным Татарстан", Казан, Динә Гыйлаҗиева).
-
Агитбригада – юлда
Арча Мәдәният йорты каршындагы агитбригада ел дәвамында юлда.
-
Каенанам иремнән аеру өчен бозым ясаган
Матур гына яшәп ятканда, мине ирем ташлап китте. Ике яшьлек бала белән калдырды. Ипотека, машина кредиты миңа калды. Ә бит яратышып өйләнешкән идек!
-
Арчада авария: педальләрне бутаган
Бу ханымдагы ихтыяр көченә сокландым.