9 ноябрь 2021 яңалыклары
-
48 мең сум акча тапкан, яки суыткычларга да инфаркт була!
Газинур Насыровны Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Казан якларында яхшы беләләр. Суыткычы ватылган кешеләрнең гозере аңа төшә. Аеруча да авыл халкы ярата үзен. Ерак араларны якын итеп өйгә кадәр килә, ватылган суыткычларга яңа сулыш өреп китә ("Шәһри Казан", Алисә Шәрәфиева).
-
Татарстанда приютта тәрбияләнүче алты үсмер, антисептик эчеп, хастаханәгә эләккән
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 7 ноябрьдә Татарстанның Мамадыш районы Красная Горка авылында «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүче 13-17 яшьлек алты үсмер учреждениегә керә торган урында антисептик салынган флаконга тап булган. Аны су белән кушканнар һәм эчеп җибәргәннәр.
-
Җырчы Нурислам вафат
Бүген төнлә җырчы Нурислам вафат булган. Нурисламның үлеме хакында аның якын кешесе хәбәр итте. Ул аның югары кан басымы белән интегүен җиткерде.
-
"Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
Аны очратканчы, тормышым тыныч, тотрыклы, үз агымы белән бара иде. Бу очрашуга сөенергәме яки аны онытыргамы икәнен аңлый да алмыйм хәзер ("Шәһри Казан").
-
Каркаде чәе вируслардан саклый
Хәзер иммунитетны ныгыту турында уйланмаган кеше юктыр. Мисыр гөлчәчәге – кызыл каркаде чәе – суык тидерүдән, вируслардан саклауга ярдәм итә торган әйберләрнең берсе. Бавыр, бөерләргә дә сихәте зур аның. Гүзәл затлар колагына: каркаде төнәтмәсенең чәчләр өчен файдасы гаять зур. Шампуньнан соң башны шуның белән чайкатсагыз, чәчләр күзгә күренеп матурая һәм ныгый.
-
Киленебез бала көтә. Кемнән?
Безнең гаиләдә бик күңелсез бер хәл булды. Очына ничек чыгарга моның, киңәш бирсәгез иде...("Сөембикә").
-
Татарстанда алма белән суганның бәясе төшкән, ит белән йомырканыкы арткан
29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр суган белән алманың бер килограммы 0,4 һәм 0,21 процентка арзанайган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә ("Ватаным Татарстан").
-
Бүген Татарстанда 7 градуска кадәр җылы булачак
Казанда болытлы һава торышы фаразлана.
-
Гөлназ Миньязова: “Илнурның хыянәтен белгәч рәнҗедем”
Бүгенге әңгәмәдәшем – танылган алып баручы Гөлназ Миньязова. Гөлназ 23 елдан артык “Болгар радиосы”нда эшләгәннән соң, хәзер “Тәртип” радиосында “Хокук һәм хаклык” тапшыруын алып бара ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).