10 июнь 2020 яңалыклары
-
Табигать белән дус булсаң...
10 июньдә Арчада “Экояз – 2020” конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
-
Арчада 10, 11 июньдә урам концертлары була
10 июньдә 17.30 дан 20.00 сәгатькә кадәр
-
Үзәк сайлау комиссиясе Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен алды
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырды. Барлыгы 2,9 миллион бюллетень бастырылган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүе ничек оештырылачак?
Мәгълүм булганча, 1 июльдә без Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашачакбыз. Тавыш бирү, сайлау – һәр кеше өчен дә җаваплы вакыйга. Ләкин монысына гына хас аерым үзенчәлекләр бар. Алар нидән гыйбарәт? Без әнә шул хакта аңлатабыз.
-
Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш
Яңартылган Конституциядә РФ Хөкүмәтенең җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыру — дөрес юнәлештә бер адым, дип саный Казан котокафесы директоры Ольга Александрова.
-
Ашытбаштан Рәис абый бәрәңгене кичә генә утырткан
Авыл халкы бәрәңге чүбенә чыккан вакытта (өлгеррәкләре инде бер кат чүбен чабып та чыкты бугай) Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров бәрәңгене утыртырга кереште генә.
-
Коронавирус белән авыручыларның саны кимеми
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 55кә артты. Кичәге белән чагыштырганда, бүген авыручылар бер кешегә артыграк. 55 очракның 54се - моңарчы авыручылар белән элемтәдә булган кешеләр.
-
80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм 1 төркем инвалидларны караган өчен түләү
Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Россия көнендә һава торышы нинди булыр?
Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда җылы һава торышы көтелә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Арча районында имтиханнар узды
“РиАл-Авто” ширкәтендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды.
-
Зәмирә Рәҗәповадан мич коймагы рецепты
3 стакан сөт 2 аш кашыгы майонез 2 аш кашыгы үсемлек мае 3 йомырка 1 чәй кашыгы тоз 2 аш кашыгы шикәр комы 1/4 чи юеш чүпрә
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә өйдән тавыш бирү турында сөйләделәр
Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирүдә сайлау участокларыннан читтә катнашырга теләгән гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә гариза язып бу мөмкинлектән файдаланырга була.