10 декабрь 2021 яңалыклары
-
Безнекеләр булдыра!
Районыбызның “Игенче” ширкәтенең Түбән Аты фермасында эшләүче ясалма орлыкландыру технологы Булат Гарәпшин, республика конкурсында УЗИ аппараты белән эшләү буенча осталыгын күрсәтеп, беренче урынны яулады.
-
VI Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта узды
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2021 нче елның 9 нчы декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевкә багышланган VI Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта узды.
-
Югалаган 15 яшьлек егетне эзлиләр
Башкортстанда 15 яшьлек Ярослав Юковны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү-коткару отрядының ориентирында «Пермь – Мелеуз» дигән билгеләмә тора, күрәсең, яшүсмер юлда югалган. Аның кайдалыгы 8 декабрьдән билгеле түгел. Шуңа күрә ул илнең теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин диелә ("Ватаным Татарстан").
-
Ялларда 23 градуслы салкыннар көтелә
Бүген, 10 декабрьдә, Татарстанда җепшек кар явуы фаразлана. Ә ялларда тагын сыутачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.