11 июль 2020 яңалыклары
-
Дәүләт тагын 50 шәр мең акча бирмәкче, ди
Спорт белән шөгыльләнүче балалары булган әти-әниләргә һәм опекуннарга 50 шәр мең сум күләмендә пособие бирелүе ихтимал. Әлеге закон проектын РФ Спорт министрлыгы әзерләгән, дип яза "Утро.ру" сайты.
-
Татарстанда 48 яшьлек исерек ир-ат тыелган урында су коенганда батып үлә
Фаҗига Норлат районы Зур Чирмешән елгасында була.
-
Биектау районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән роботлаштырылган гаилә фермасы ачылды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Биектау районында булды һәм Азнакай, Менделеевск, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнары фермерлары белән очрашты.
-
“Икенче баласын табып, кырык көн үткәннән соң, сеңлем үзенең туган көнендә үлде”
Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Эльвира Сәмигуллинага 8 июльдә 28 яшь тулган, шул көнне ул ике баласын ятим калдырып үлеп киткән.