18 июнь 2022 яңалыклары
-
Иремнең миннән чибәррәк булуы ачуымны чыгара
Иремнең никадәр матур булуын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Миннән дә чибәррәк ул. Әйе, нәкъ шулай. Хәтта без танышканда да иптәш кызларым “бигрәк чибәр бит бу” дигән иде ("Шәһри Казан").
-
Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ
Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште ("Ватаным Татарстан").
-
Катнаш никахлар: «Ирем минем өчен мөселман диненә күчеп, исемен алыштырды» ("Интертат", Энҗе Габдуллина)
«Рус кына алып кайтма», яки «татарларга кара инде» дигән гаять «табигый» сүзләрне ишетеп үскән буынның катнаш никахка карашы ничек? Мәхәббәт эшендә дин белән милләткә урын бармы? Сөйгәне өчен динен алыштырган парларга мөнәсәбәт нинди?
-
Арчадан Рамил Рәхмәтуллин үз атында Сикертән сабантуенда 1нче килде! (ВИДЕО)
Ат ярышлары Рамилдән башка үтми.
-
Арчаның татар теле укытучысы115 мең сум грант алачак
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча 13 укытучы олимпиада призерларын әзерләгән өчен 115әр мең сум күләмендә грант алачак.
-
Егетем гел акча сорый. Нишләргә?
Ике ай элек бер егет белән таныштым. Башкалардан бер артык җире дә юк, гади эштә эшли, фатиры да юк. Ләкин үлеп гашыйк булдым аңа. Аннан башка яши алмыйм сыман ("Шәһри Казан").
-
Арчалар "Барда җыены"нда
Бүген Арча районы делегациясе Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган “Барда җыены”нда катнаша. Арчаларны милләттәшләребез бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара.
-
Башкортстан кызы Алиягә Абхазиядә улын бирмиләр: “Ирем өйдән чыгармады, коллыкта яшәтте” ("Интертат", Ләйлә Хәкимова)
Башкортстан кызы Алия Имельгузина ике яшьлек улы өчен бер елдан артык көрәшә. Элеккеге ире Ярослав, Абхазия гражданины, баланы үз илендә тота һәм аны Россиягә алып китәргә ирек бирми.
-
Аллага шөкер, Раянның кәефе әйбәт (ВИДЕО)
Алар 18 яшьтән өйләнешә.