18 июль 2022 яңалыклары
-
Питрау бәйрәмендәге ат чабышында Арча егете Рамил Рәхмәтуллин аты икенче урынны яулаган
Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узды
-
Раушания Юкачева белән хушлаштылар
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фойесында Татарстанның халык артисты, милли сәнгатебезнең йөзек кашы, затлы ханым Раушания Юкачева белән хушлаштылар. ("Интертат", Зилә Мөбәрәкшина)
-
Татарстанның өч районында бал кортлары күпләп үлү очраклары теркәлгән
Кортлар иң күп үлгән районнар – Аксубай, Арча, Әлмәт.
-
Югары Пошалымга җырчылар Рөстәм Закиров, аның җәмәгате Люция ханым һәм Резедә Шәрәфиева кайтты (ВИДЕО)
Чөнки Югары Пошалымда кичке авыл бәйрәме булды. Бу турыда безгә Гөлгенә Гыйниятова хәбәр итте.
-
Киптерә белсәң, люцернадан да туклыклы печән юк!
Печән өсте
-
Дүрт арчалы транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде
Җәзасын алдылар
-
Җәяү йөрисе була
Кеше һәм закон
-
Тәмле рассолы кыяр тозау рецепты
Зинһар уксус күп була, алай кирәк, болай икән димәгез. Менә ничек рецептта язылган, шулай эшләгез.Бу тикшереп каралган, 13 елдан артык куллана торган рецептым.
-
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туенда Арча егете скутер белән бүләкләнгән
Балтач райнонының Бөрбаш авылында чираттагы Бөтенроссия мөселман балалары арасында Сабан туе узды. Бу юлы да төп мәйдан булып, мөгаен, көрәш мәйданы торгандыр. Балаларны, яшьләрне тарта бирегә Бөрбаш мәйданы. ("Шәһри Казан")
-
Илнур Коләхмәтов: “Илсөя апа хыялымны чынга ашырды”
Илнур Коләхмәтов төрле уен коралларында оста итеп уйнавы, үзенчәлекле җырлавы белән аерылып тора. Бүген ул – Илсөя Бәдретдинова төркеменең иң көчле, талантлы артисты. ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)
-
Раушания Юкачеваны туган ягында - Питрәч районы Күн авылында җирлиләр
Раушания Юкачева беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган.
-
Синоптиклар Татарстанда боз яву, яшен һәм көчле яңгыр көтелүе турында кисәтте
Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә.