18 октябрь 2021 яңалыклары
-
“Улыгыз сезнеке түгел...” (бер гаилә язмышы)
Фәнил аноним номердан смс килгәннән соң, тирән уйга чумды. “Хатыныгыз сезне алдый. Улыгыз сезнеке түгел...” Бу хәлиткеч ике җөмлә... Тормышын астын-аска әйләндергән һәм яраткан кешеләрен сызып ташлаган ике җөмлә...("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина).
-
"Реанимациядән исән чыгарсыз дип уйламаган идек, диделәр..."
"Хәзер шуңа шаккатам: ничек коронавирус эләктердем дип уйламаганмын мин?! Аңарчы күпме куркып, әз генә йөткерсәм дә, ул түгелме икән дип, дер калтырап йөрдем бит", - ди ул.
-
Айсылу Габдинова гаиләсендә югалту
Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсендә картәнисе үлүе турында язып чыкты. Габдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз ("Ватаным Татарстан",Казан).
-
«Хастаханәләр шыгрым тулы, дару чикле, кешеләр үлеп тора»
Коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланды? Хәзерге вакытта Казан хастаханәләрендә нинди хәл? «Спутник» кадатучылар вирусны башка төр вакцина ясатучыларга караганда җиңелрәк кичерәме? Чирне авырдан кичерүчеләрнең күпмесе вакцинасыз? Казанда эшләүче медицина хезмәткәре сөйләгәннәрне «Снег» басмасы бастырып чыгарды ("Интертат", Казан).
-
Гүзәл Әхмәтовага ни булган?
Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова барлык концертларын киләсе елга күчергән. Тамашачы “җырчының үзе белән берәр хәл булганмы икән әллә?” дип борчыла башлаган. (Шәһри Казан)
-
VI сыйныф укучысы мәктәптә утлы коралдан аткан
Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан атканнар
-
Татарстанның бер районында 5 каберне туздырганнар
Татарстанның Буа районында җирле зиратта каберләрне туздырганнар. Хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
-
"Әнисеннән аерылып калганда, аңа нибары өч яшь кенә иде бит. Ана назының иң кирәк чагы!.. "
Ул фаҗига бөтен Татарстанны тетрәтте, беркемне дә битараф калдырмады. Ун елга якын вакыт үтсә дә, йөрәкләр әле дә сыкрый... Балык Бистәсе районы Олы Елга авылына килен булып төшкән Күгәрчен авылы кызы Гүзәлия район үзәгендә эшли торган була. Ә бер көнне ул өенә кайтмый, эзсез югала. Соңрак аның вәхшиләрчә үтерелгән гәүдәсен табып алалар... (Дания Нәгыйм, Шәһри Казан)
-
"Машинада, киемнәр арасында инәләр табыла торды. Каенанам бозган дип, уйламадым да..."
Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз. Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле баласы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри. (Шәһри Казан)