19 ноябрь 2021 яңалыклары
-
2022 елда минималь хезмәт хакы 1,1 мең сумга артачак
2022 елда минималь хезмәт хакы 8,6 процентка артачак һәм 13890 сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде Россия Президенты Владимир Путин ("Ватаным Татарстан", Казан).
-
Өлкән яшьтәгеләрне караучы булып урнашучыларга: компенсация алу өчен нишләргә?
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Вафин Эдуард Яфас улы белән «Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен компенсация түләүләре турында» сөйләштек ("Интертат", Казан, ).
-
«Ак Барс» хоккейчылары Ригада җиңде
Казан командасының бөтен алкалары беренче периодта керде.
-
Коронавирусны җиңелчә генә уздырган яшьләрдә тромб барлыкка килүен ачыклаганнар
Ковидтан соң, шөкер, инде терелдем, дип җиңел сулап куярга ярамый әле. Хәтта коронавирусны җиңелчә генә уздырып җибәргән яшьләрдә дә берникадәр вакыт узуга тромбоз яки инсульт килеп чыгарга мөмкин, дип кисәткән табиб-гематолог Диана Ким.
-
Гидрометеорология үзәге бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
Бүген Татарстан территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.