20 июль 2021 яңалыклары
-
Ипигә бәяләр арта?!
Икмәк җитештерүчеләр ипигә бәя артачак дип кисәтә. Август аенда ул якынча 7-12 процентка күтәреләчәк, ди. Моны алар чималга, төрү материалына һәм транспорт хезмәтенә бәя арту белән бәйләп аңлата. "Без генә читтә кала алмыйбыз, чөнки барыбыз бергә бәйле. Икмәк пешерү өчен он гына кирәкми бит", диләр икмәк пешерүчеләр.
-
Арчада Корбан гаете
Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.
-
Тагын бер пирамида ишелде: зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә башлаган
“Финико” компаниясеннән зыян күрүчеләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә башлаган. Әлеге компания Россиядә юридик зат буларак теркәлмәгән, эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе һәм махсус рөхсәте дә булмаган ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).
-
«Бер үлем булмыйча туктамаслар инде» — Шыгырдан белән Озын Куак яшьләренә ни җитми?
«Интертат»тан Чуашстанның Батыр районында Чукмар белән Тукмар тарихы. 14 нче июль көнне, Шыгырдан белән Озын Куак авыллары яшьләре тынгыша алмыйча, бер-берсенә каршы таяклар белән һөҗүмгә чыккан (" Интертат", Казан, Гөлнар Гарифуллина).
-
Дәүләт Думасында пенсионерлар өчен яңа пособие кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Власов пенсионерларга вакцинация өчен пособие бирергә тәкъдим итте.
-
Рөстәм Миңнеханов: "Аллаһ безне рәхмәтеннән ташламасын!"
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. "Бу көнне һәрбер мөселман иманлы күңелен һәм уйларын изге Мәккәгә юнәлтеп, пәйгамбәребез Ибраһимга һәм барлык мөэминнәргә хак юлны күрсәткәне өчен Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә ихластан догалар кыла. Корбан бәйрәме – рухи һәм әхлакый пакьләнү һәм хәерле эш-гамәлләр вакыты", диелә мөрәҗәгатьтә.
-
Маркетплейслардан милли матбугат чараларын сатып алу мөмкинлеге тудырылды
"Татмедиа" журналлары һәм китаплары интернетта маркетплейслардан да сатыла башлады