20 июль 2022 яңалыклары
-
11 хуҗалыклы, ике исемле авылда яшәүчеләр: «Нигез таркалмасын, дип калган идек»
Унбер хуҗалыклы авыл дигәндә, ышанам, күпчелегебезнең күз алдына үлеп баручы авыл килә. Җимерек йортлар, караучысыз каралтылар, чүп үлән басып бетергән бакча урыннары… Дөресен әйтим, Балтач районының иң ерак чигенә урнашкан бу авылга барганда мин дә башка төрле картина күрермен дип уйламаган идем. Баксаң, фермасыз, кибетсез, мәктәпсез, ФАПсыз, кыскасы, бернәрсәсез авылда да гөрләтеп яшәп була икән. Иске Пукшинер әнә шундый үзенчәлекле авыл булып чыкты. ("Ватаным Татарстан", Гөлсинә Хәбибуллина)
-
Бал корты чагу кеше өчен куркынычмы?
Бал суырту чоры башланырга тора. Нектар җыйган бал кортларын кәнфит, кайнатма, җиләк-җимешнең баллы исләре җәлеп итә. Кешедәге хушбуй, крем, дезодорант, шулай ук спирт исенә дә сизгер алар. Әллә кайдан сизеп, секунд эчендә чагып та китәргә күп сорап тормыйлар. Корт чаккан урын, гадәттә, шешеп чыга, кычыта. Ә кайберәүләрнең исә хәлләре бөтенләй кискенләшә. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)
-
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды
Бүген Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылган. ("Татар-информ")
-
Юл фаҗигасендә әби белән кечкенә малай һәлак булган
Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче каршы якка обгонга чыккан. Шунысы гаҗәп, йөртүченең машина йөртү таныклыгы да булмаган.
-
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра
Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.
-
Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән?
Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән? Сабакның бөтен көче шуңа китә, диләр. Нишләтергә дә белмим. Нинди киңәш бирәсез? ("Шәһри Казан")