«Мөселман кардәшләребез мал эзләп юлга чыккан...» – Ульяновскида фаҗигадә 16 кеше һәлак “Интертат”,Гөлнар Гарифуллина)
21 августта 13 сәгать 30 минут тирәсендә «М5-Урал» трассасы участогында Новоспасское һәм Николаевка бистәләре арасында «Mercedes» микроавтобусы ике йөк машинасы арасында калып кысыла. Нәтиҗәдә 16 кеше һәлак булды. Аларның 14е – Кыргызстан кешеләре, 2 се – Россиядән. Барысы биш хатын-кыз һәм унбер ир-ат.