Артистларны да акылга утыртырга кирәк
Концертта эчәсең, нервылар какшый, ресторанда утыручыларны кыйныйсың икән — популяр кеше буларак җәзаңны да ал! Штрафлар турында гына әйтмим, әйтик, ярты елга концертларын туктатырга, җәмгыятькә файдалы эш башкартырга, кирәге чыкса, мактаулы исеменнән дә мәхрүм итәргә була. Алайса бөтен ил карап торучы кешегә җүнсезлек кылып йөрү бер дә килешми бит.