Сихергә «заказ» да биреп була
Сихернең булуын һәм аның зарарын хак динебез таный. Әлбәттә, бу бер дә юньле күренеш түгел. Мәгълүм бер хәдистә, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз». Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?» Ул әйтте: «Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын алу, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү». Сихер галәмәтләре, аңа ислам дине күзлегеннән караш нинди? © Ватаным Татарстан