Синоптиклар көчле кар явачагы турында кисәтә
Республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышының җитди начараюы хакында кисәтә. Әлеге фаразларны «Фобос» һава торышы үзәге дә раслады, ноябрь башында Татарстанда һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә көчле кар явачагын хәбәр итте.