Арча муниципаль районы башлыгы итеп Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улы сайланды
24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр буенча идарәсенең баш киңәшчесе Лидия Сибгатуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев катнашты.