21 июль 2021 яңалыклары
-
14 яшьлек кыз өстенә сәүдә үзәге түбәсе ишелгән
Бәләбәй районара тикшерү комитеты яшүсмер кыз өстенә сәүдә үзәге түбәсе ишелгәннән соң җинаять эше ачкан. Бу хакта Башинформ хәбәр итте.("Ватаным Татарстан",Казан)
-
Эсседә помидорларга суны ничек еш сибәргә?
Тукландыруга да сак карагыз. Кешенең дә эсседә ашыйсы килмәгән кебек, үсемлекләрдә дә шулай ук.
-
Корбан гаете: 16 меңлек сарыклар һәм нисабы булмаса да корбан чалдыручылар турында
2021 елның 20 июле көнне барлык мөселман төбәкләрендә Корбан Гаете яңгырады, корбан маллары чалынды. Ак сарык чалдырыргамы, каранымы? Корбан сарыклары ничә сум? Хәзрәтнең дога кылуы мәҗбүриме? «Интертат» «Казан Нуры» мәчетендә оештырылган корбан чалуда булып кайтты ("Интертат", Казан, Энҗе Габдуллина).
-
Биш яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән
Кадрларда башта москит челтәренең килеп төшүе, аннан асфальтка баланың төшүе күренә.
-
"Сөйгәнем янына барганда улымны абыйларда калдыра идем. Ирем белән кызым батып үлделәр...."
Бер елдан соң Илшат кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әмма нигәдер йөрәгем тыныч түгел иде: аңа улым турында әйтергә үземдә ихтыяр көче таба алмадым. Шул килеш өйләнештек, сер минем белән калды. Туй алдыннан да әйтергә талпынып караган идем, ләкин бөтен эш бозылыр, Илшат мине ялган өчен кичерә алмас дип курыктым
-
Гөлчирә апа киңәшләре
Авылда аның йорт номерына яттан белә халык. Күрәсең, Арчаның Наласа авылына Гөлчирә апа Нәҗметдинованы сорап килүчеләр аз түгел. Үзе ул пенсиягә чыкканчы китапханәче булып эшләгән. “Пенсиядә рәхәтләнеп шигырьләр язып, үзем теләгәнчә генә яшәрмен дигән идем. Әле алай эшләп булмый, ярдәм сорап килүчеләр күбәя генә”, – ди ул.