21 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Яңа Кырлайда озын арага ат ярышлары нәтиҗәләре
Озын дистанциягә ярышлар иртәнге сәгать 5нче яртыда башланып, кичке сәгать 8нче яртыда тәмамланды.
-
Арча районында мобиль поликлиника эшен дәвам итә
Мөмкинлектән файдаланып калыгыз.
-
Хыялый Рөстәмнең сокланырлык эшләре бар
– Болында мең төрле чәчәк бар, алар күплелеге белән шулай матур. Бер генә төрле булсалар, андый матурлык булмас иде, – дияргә ярата иде бер танышым.
-
Кишерне көздән чәчеп, июньдә үк ашарга була (бакчада көзен ниләр эшләргә?)
Бакчада бәрәңге һәм башка төр күпчелек яшелчәләр җыеп алынып бетсә дә, кышка кергәнче әле анда башкарасы эш җитәрлек. Киләсе елга да мул уңыш алу өчен, бакчачыларга иртә яздагы кебек көзен дә шактый тырышырыга кирәк: сарымсак утыртасы, чәчәкләрне кышка каплап калдырасы, теплицаны чистартасы һәм тагын бик күп эш башкарасы бар. Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова безгә шулар турында сөйләштек. (»Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина)
-
Арчада яңа стоматология хастаханәсе ел азагына кадәр файдалануга тапшырылачак
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Арча район үзәк хастаханәдә булды.
-
Банк, кредит һәм акча саклау мәсьәләләрен шәригать кануннарына туры китереп хәл итү өчен 4 мөмкинлек пәйда булган
Соңгы 5 ел эчендә Татарстанда банк, кредит һәм акча саклау мәсьәләләрен шәригать кануннарына туры китереп хәл итү өчен дүрт мөмкинлек пәйда булган. Болар – “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта, “Ак Барс” банкта күчемсез милек сатып алуга хәләл кредит (“рассрочка”), “Ак Барс капитал”да хәләл инвестиция, “Мирас” финанс йортында автомобиль, төзелеш материаллары һәм зур булмаган көнкүреш техникасы сатып алуга хәләл кредит (»Ватаным Татарстан »).
-
Зинһар, сабыемны карашыгыз. Ул да минем кебек бәхетсез булмасын иде!
Авылда берсеннән-берсе чибәр өч кыз яшиләр иде. Роза аеруча чибәре һәм чаясы, тәвәккәле. Гүзәл дә бер кашык су белән йотарлык. Алсу шулай ук табигатьнең сөеп яратылган бәндәсе - килмәгән җире юк. Өчесе дә бәхеткә һәм мәңгелек мәхәббәткә бик лаек булып үсеп җиттеләр. Авылдан иң алдан Роза китеп барды. Мәскәүдәге туганнарына...(»Шәһри Казан »).