22 июль 2021 яңалыклары
-
«Түбәләр очты, йортларны су басты. Хәзер инде эсселәр дә, куркыныч яңгырлар да булмаячак»
Республиканың күп кенә районнарында көтелгән яңгыр давылга әйләнеп, йорт түбәсен очырды, киртәләрне аударды, бакчаларны су басты ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова).
-
Илназ Баһ якын дустын югалтты: "Йөрәге зур иде аның"
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның якын дусты фаҗигале төстә вафат булган. Илназ мәрхүм дусты Иреккә багышлап “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын башкарды. Көен үзе иҗат иткән, сүзләрен Радик Муслухов язган ("Шәһри Казан")
-
Татарстанда суга баткан 14 яшьлек малайны эзлиләр
Кичә Мөслим районында 14 яшьлек малай суга баткан. Иртәнгә кадәр Ык елгасының 600кв метр төбе, елга акваториясе тикшерелгән, тик яшүсмерне таба алмаганнар ("Ватаным Татарстан")
-
Полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар “исерек” юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча эшне тагын да көчәйтәчәкләр.
Татарстанда транспорт белән идарә итүчеләр исерек килеш руль артына еш утыра башладылар. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары шул хакта раслый.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #32/ "Щ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Бөтен татарларны берләштергән кайгы
Май аенда Омск өлкәсе Большереченский районының Каракүл авылына килгән зур хәсрәт бөтен татар дөньясын тетрәндерде. Янгын аркасында 25 йорт һәм корылма янып бетте, 11 гаилә йортсыз калды ("Шәһри Казан", Динара Әхмәт).
-
Татарстанда сөт машинасы юл буенда туктап калган машина өстенә мегән, бер ир үлгән
Узган төндә Питрәч районы «Царево» торак комплексында юл һәлакәте булган.
-
Камал театры Татарстан урамына сыймый
Камал театрына яңа бина салыначагы турында сүз бара. Хәбәрчебез театр бинасы тирәсендәге вазгыятьне барлады ("Интертат",Казан,Рузилә Мөхәммәтова).
-
Балык Бистәсендә көчле яңгыр елгаларны агызган: “Дөнья бетә дип торабыз”
"Өй эчендәге күп нәрсә яраксыз хәзер. Җиһазларны ташларга туры киләчәк. Бер сәгать эчендә бөтен нәрсә бетте..." ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).
-
Балтачның баш яучысы Мәгъмүрә Хөрмәтуллина: «Оялчан, әдәпле кешеләр ялгыз кала»
Балтачта ялгызаклар проблемасын яучы ярдәмендә хәл итәргә тотынганнар ("Ватаным Татарстан", Гөлсинә Хәбибуллина).
-
Әнвәр Нургалиев хатынына бүләген бирергә оныткан
Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Иринага туган көне уңаеннан искиткеч сюрприз ясады ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).