29 июнь 2022 яңалыклары
-
«Әҗәле чакыргандыр» - Сабада кич утырырга киткән 18 яшьлек Динар буада батып үлгән ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)
Ямьле көннәре күңелне сөендерсә дә, җәйнең ут-күз, суга бату кебек хәвеф-хәтәрләре дә җитәрлек. 25 июнь киче Саба районы Кече Шыңар авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсенә коточкыч зур хәсрәт алып килә. Әти-әнисенең йөрәгенә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт салып, кадерләп үстергән уллары, нәсел дәвамчылары Динар суга батып һәлак була.
-
Казанда бер кыз “Миллениум” күпереннән Казансу елгасына егылып төшкән һәм батып үлгән
Казанның “Миллениум” күперендә коточкыч хәл булган. Бүген төнлә бер кыз күпердән егылып төшкән. Аны коткарып кала алмаганнар: ул суга батып үлгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр. ("Ватаным Татарстан")
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
Сүземне ерактанрак башлыйм әле. ("Сөембикә")
-
Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде
Татарстан гаиләләренә ана капиталын янә социаль ипотекага тотарга рөхсәт иттеләр.
-
Абрикослы-чикләвекле кайнатма рецепты
Бу кояшлы, матур, искиткеч тәмле, авызга кабуга эреп китә торган кайнатманы ясауда бөтен гаилә катнаша ала.
-
Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәпче булачак
Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен Зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Ә бу ай тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле, фазыйләтле соң? ("Шәһри Казан")
-
Кояшы булса, җиләге пешәчәк: Республикада җир җиләге кайларда сатыла?
Көннәр кояш, җылылык белән артык иркәләмәсә дә, җиләк исе чыга башлады. Эре хуҗалыклар җир җиләгенең (клубника) беренче уңышын җыя. Димәк, чын-чынлап җәй җитте дип әйтергә җирлек бар. Татарстанда кайсы хуҗалыкларда җир җиләге үстерәләр? «ВТ» хәбәрчесе аларны җыю, китереп бирү шартлары һәм бәяләрен белеште. ("Ватаным Татарстан")
-
"Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты
Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты.
-
БДИлар тәмам: «5ле» дә, «2ле» дә бар
Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы тәмам. Хәзерге вакытта кабат имтихан тапшырырга теләүчеләр өчен өстәмә көннәр билгеләнде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, төгәл нәтиҗәләр июль уртасында игълан ителәчәк. Әлегә имтиханнарда 100 балл туплаган 189 укучыбыз белән горурлана алабыз. ("Ватаным Татарстан")