Аналар көтәләр улларын
Аналар көтәләр улларын, Язын кошлар очып кайтканда...
Аналар көтәләр улларын,
Язын кошлар очып кайтканда,
Аналар көтәләр улларын,
Усал җилләр, тәрәз какканда.
Аналар көтәләр улларын,
Яз кояшы жирне үпкәндә,
Аналар көтәләр улларын,
Кояш батып кичләр җиткәндә.
Җиңү яулап туган нигезегезгә
Кайтыгызчы, кайтыгыз балалар,
Юллардан күзләрен алалмыйча,
Сезне көтә, газиз аналар.
Китәбез дә, кайтабыз дип
Киткән идегез бит, балалар
Ничә язлар үтте сезне көтеп,
Ник кайтмыйсыз, газиз улкайлар.
Батыр уллар булып кайтыгыз сез
Түшегездә орден, медальләрне чыңлатып,
Каршы алсын сезне аналар
Керфек очларын, яшькэ чылатып.
Тагын кышлар үтеп, язлар җитәр,
Каңгылдашып, кайтыр кошкайлар
Шул кошлардай очып җиңү белән
Кайтыгызчы, кайтыгыз улкайлар.
Бар җиһанга хуш ис таратып
Ап-ак чәчәк атар шомыртлар,
Тик кайтмаслар инде, иле өчен
Газиз башын, салган солдатлар.
Данлы батыр исеме белән кайтты алар,
Иле өчен һәлак булганнар,
Кабер өсләрендә, хәзер, акрын гына
Җилфердиләр кызыл әләмнәр.
Еракларга төбәп, мөлдерәмә күзләрен,
Сөртә-сөртә тамган яшьләрен.
Менә бүген, балам кайтыр, диеп,
Аналар көтәләр, газиз улларын
Фәния Бәйрәмова, Арча районы, Яна Кенәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев