erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Якташларыбыз иҗаты

БӨЕК ТУКАЙГА МӘДХИЯ

Редакциябездә «Без - Тукай варислары» рубрикасы да дәвам итә. Габдулла Тукайга яки аның иҗатына быгышлап язылган шигырегез бар икән, безгә юллагыз. Иҗат җимешегез безнең мәйданчыкларда урын алачак

Сабый чактан әтисез кала ул,
Аннан үлә газиз әнкәсе,
Беркемгә дә кирәкмәслек булып,
Үксез кала, түгеп күз яшен.
Өчилегә илтеп, бабасына
Тапшыралар, артык булса да,
Кулдан-кулга күчеп йөри сабый,
Кая барсын ятим, бичара?!
Кырлай авылыннан Сәгъди абзый
Тәрбиягә ала Тукайны,
Табигатьнең чиксез матурлыгын
Танып белә шунда үзаңлы.
Шигырь, әкиятләр язар өчен
Раббым үзе илһам биргәндер,
Туган якка булган мәхәббәте
Шунда чакта аңа сеңгәндер.
Затлы нәсел дәвамчысы булган
Тукай- шигырь язу остасы,
Һәрбер сүзе җанга үтеп керә,
Фикерләре аның бик саллы. 
Алдан күрү сәләтенә ия, 
Иҗат иткән үлмәс шигырьләр,
Кешеләрне, бигрәк балаларны
Ихлас яратуын белдергән.
Мескен бала, җылы өмет итеп,
Кемнәргәдер барып сыенган,
Тапкырлыгы, үҗәтлеге белән
Имин калган орыш-кыеннан.
Үсмер яшькә җитеп килгән чорда
Аны эзләп тапкан апасы, 
Алып китеп белем алдырганнар, 
Шулай туган шигырь патшасы!
Казан артын сөеп, сагынып кайткан,
Һәрбер язган сүзе - васыять,
Тукай эзен саклап яши Кырлай,
Тирә ягы бүген - әкият!
Сәгъди абзый йорты, Шүрәле парк,
Музей йорты үзе ни тора,
Су анасы йөзгән тар инешне
Алыштырды гүзәл күл-буа.
Тукай эзе буйлап килгән кунак
Күреп хәйран кала бу якны,
Туган телне көйли һәр сукмагы,
Арча ягы мәңге Тукайлы!

Мөзәкир Гаптрахманов,
апрель 2026 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #тукайварислары #арскинформ