Елмайгандай булды Тукай...
Кушлавычта кунакта
Беркөн шулай, көтмәгәндә
Бөек Тукай туган якта
Җан дусларым белән бергә
Кунак булдым Кушлавычта.
Апуш йөргән сукмаклардан
Сәйран кылып шактый йөрдем.
Һәр мизгелдән ләззәт алып
Күңел яулыгына төрдем!
Гомер сөргән инсаннарга,
Якын иткән җандусларга
Сәхнәсеннән җыр көйләдем,
Шигырьләремне сөйләдем.
Әллә нигә шул чагында
Каушап калдым яшь чагымдай,
Уйчан караш ташлап миңа
Залдан карап тора Тукай...
"Ничек анда Кушлавычта,
Туган телне беләләрме,
Әллә инде маңкортланып
Урысчалап сибәләрме?"
Юк, Тукаем, тыныч йокла,
Монда халык саф татарча,
Туган телдә аралаша.
Иң кечкенә баласы да
Китап укый, шигырь сөйли,
Сабыйларын йоклатканда
Яшь әниләре татарча
Бишек җырын төнлә көйли.
...Елмайгандай булды Тукай
Амин, амин, булсын шулай...
И татарым, һәммәбез дә
Аралашыйк туган телдә,
Тыныч ятсын гүрдә Тукай
Ярлыкасын безне Ходай!
Марсель Шарапов. Арча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев