erid:2VtzquqpS7d
Арчадан Александр Лесенко язган «Шүрәле» әкияте “Безнең Андерсен” халыкара җыентыгына кертелгән
erid:2Vtzqviiw5r erid:2Vtzqviiw5r erid:2Vtzqviiw5r
Новости района

Арчадан Александр Лесенко язган «Шүрәле» әкияте “Безнең Андерсен” халыкара җыентыгына кертелгән

Арчаның бишенче гимназиясе укучысы тугыз яшьлек Александр Лесенко “Наш Андерсен – 2026” халыкара бәйгесендә иң яшь җиңүче булып, аның “Шүрәле” әкияте Германиядә читтә яшәүче милләттәшләребез өчен рус телендә басылган җыентыкка кертелгән.

Арчаның бишенче гимназиясе укучысы Александр Лесенко язган “Шүрәле” әкиятенең яңа варианты Германиядә нәшер ителгән “Безнең Андерсен” халыкара әкиятләр җыентыгына кертелгән. Китап “Наш Андерсен – 2026” Халыкара бәйгесендә җиңгән төрле илләрдән булган авторларның әсәрләреннән төзелгән. Әлегә ул бердәнбер экземплярда Александрга бүләк итеп җибәрелгән.

Җыентык Европа язучылар гильдиясе ярдәме белән әзерләнгән һәм рус телендә, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен нәшер ителгән. Анда төрле илләрдән килгән иҗади эшләр арасыннан сайлап алынган иң яхшы әкиятләр тупланган. Алар арасында райондашыбыз Александр Лесенконың иҗаты да булу – бөтен район өчен зур горурлык. Александр әлеге бәйгедә катнашучылар арасында иң яше – хәзер аңа 9 яшь.

Якташыбыз Александр Лесенконың Шүрәле турындагы әкияте Германиядә басылган әкиятләр җыентыгына кертелде.
Якташыбыз Александр Лесенконың Шүрәле турындагы әкияте Германиядә басылган әкиятләр җыентыгына кертелде.

Халыкара җиңүгә китергән гаилә проекты

“Шүрәле”нең яңа вариантын Александр әти-әнисе Артем һәм Дарья Лесенко ярдәме белән Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан язган. Әкиятне ул биш яшендә иҗат итә башлаган. Әсәрнең төп үзенчәлеге – ул балаларны урманда үз-үзеңне куркынычсыз тотарга, экологияне сакларга, табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Китап ике телдә – татар һәм рус телләрендә Санкт-Петербургта нәшер ителгән иде.

“Әлеге проектны без үз хисабыбызга башкарып чыктык. Китапның рус вариантын Европа күләмендәге халыкара бәйгегә җибәрдек. Җиңгән очракта әкиятнең башка өлешләрен дә китап итеп бастыру мөмкинлеге туачак, – дигән иде ул вакытта Александрның әтисе Артем Лесенко. – Бу татар мәдәниятен һәм рус телен чит илләрдә таныту өчен зур мөмкинлек”.

Шүрәленең яңа әдәби тормышы дәвам итә

Сашаның иҗади эше моның белән генә чикләнми. Якын арада Мәскәүдә әзерләнүче федераль җыентык та дөнья күрергә тиеш. Анда Россиянең якынча 43 төбәгеннән милли әкиятләр урын алачак. Татарстан исеменнән тәкъдим ителгән әсәрләр арасында Лесенко гаиләсенең Шүрәле турындагы әкияте дә булачак. Китап рус телендә нәшер ителәчәк.

Шулай ук әсәрнең дәвамы да дөнья күрергә әзерләнә. Әгәр иҗади гаиләнең планнары тормышка ашса, китапны 2027 елның гыйнвар-февраль айларында, әлегә караганда азрак тираж белән булса да, укучыларга тәкъдим итәргә җыеналар. Моннан тыш, киләсе елда Шүрәле турындагы дәвамлы әсәрнең халыкара җыентыкка кертелүе дә көтелә. Ул да Германиядә басылып чыгарга тиеш.

Лесенко гаиләсе башлаган иҗади эш бер әдәби проект кысаларыннан чыгып, татар әкиятләрен, милли геройларыбызны чит ил укучыларына таныту мөмкинлегенә әверелә. Габдулла Тукай иҗат иткән Шүрәленең яңа әдәби тормышы дәвам итә.


Нет комментариев