erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 сентябрьдә укучыларның белемен тикшерәчәкләр

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү өчен махсус программа әзерләгән.

Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте.

«Без билгеләр куймаячакбыз, бары тик белем дәрәҗәсен генә караячакбыз. Әгәр дистанцион уку аркасында белемдә нинди дә булса „бушлыклар“ барлыкка килгән икән, безнең укучыларга һәм кирәк булганда укытучыларга да ярдәм итү өчен махсус программа әзерләнгән», — диде министр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгариф министры әйтүенчә, өйдә уку аркасында барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерергә, «белем нәтиҗәләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә» ярдәм итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X