erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде, 9 сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узачак

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү 2020 елның 2 декабреннән күчереләчәк, ул 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк булмаячак.

Бу карар Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавируслы инфекция кертүне һәм таратуны кисәтү буенча Оператив штаб утырышында Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган.
Шулай ук Оператив штаб утырышында 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү форматын үзгәртү турында карар кабул ителде. Йомгаклау әңгәмәсе 2021 елның 10 февралендә һәм өстәмә срокларда 2021 елның 10 мартында һәм 17 маенда узарга тиеш. Уңайсыз эпидемиологик вәзгыять сакланганда, йомгаклау әңгәмәсе бу срокларда җирле хакимият органнары карары буенча, мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, дистанцион форматта үткәреләчәк.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2020/2021 уку елында йомгаклау иншасы уздыруның яңа срокларын һәм дистанцион форматта йомгаклау әңгәмәсен үткәрүне билгели торган норматив-хокукый акт әзерлиләр.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев