erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

12 гыйнварда илебездә Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә

Шушы көнне (иске стиль буенча) Бөек Петр Указы белән Сенат каршында беренче тапкыр Генерал-прокурор посты булдырыла. Әлеге Указда Генерал-прокурорның Сенат өстеннән күзәтчелек итү һәм буйсынудагы прокуратура органнарына җитәкчелек итү буенча төп бурычлары билгеләнә.

Петр I прокуратураны төзеп, “эштәге тәртипсезлекләрдән, гадел булмаган хөкемнәрдән, ришвәтчелек һәм законсызлыктан килеп чыга торган бәлане юк итәргә яки киметергә“ омтыла.
 Менә 300 ел инде прокуратура органнарының максатлары һәм  бурычлары үзгәрешсез кала. Ә ел тәмамлану – һәрвакыт йомгак ясау,  яңа бурычлар кую өчен уңай вакыт.
2023 ел йомгаклары район хокук саклау органнарының үз бурычларын үтәүләре турында сөйли. Районда криминоген вәзгыять тулаем алганда тотрыклы булып кала һәм контрольдә тотыла. 369 җинаять теркәлде, бу 2022 елдагыдан 2,2 процентка гына (361) күбрәк. 2022 ел белән чагыштырганда урлаулар, шул исәптән торак биналардан урлауларны да кертеп, 67дән 83кә  яки 23,9 процентка артты. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле җинаятьләр саны күбәйде. Үтерү очраклары 2дән 1гә, куркытып алулар 5тән 2гә калды. Көчләүләр, талаулар теркәлмәде. Җинаятьләрне ачу 64,1 процент (Татарстан Республикасы буенча – 45,1 процент) тәшкил итте.

Югары технологияләр кулланып ясалган җинаятьләр саны арту дәвам итә. 2023 елда шундый 128 җинаять теркәлде, бу 2022 елдагыдан 3,2 процентка күбрәк. Җинаятьләрнең гомуми структурасында аларның өлеше 34,7 процент тәшкил итте. Әлеге җинаятьләр структурасында IT технологияләр кулланып ясалган мошенниклыкның 83тән 84кә яки 1,2 процентка артуы игътибарны  җәлеп итә. Монда күпчелек очракларда зыян күрүчеләрнең интернет аша мошенниклык ысуллары турында белүләре, әмма үзләрен банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыраткан билгесез кешеләргә элеккечә ышанулары  һәм аларга акча күчерүләре яки  интернет челтәрендә тикшерелмәгән сайтлар аша сатып алулары  гаҗәпләндерә, кешеләр элеккечә тиешле уяулык күрсәтмиләр.

Район прокуратурасы  тарафыннан 2023 елда җинаятьләр турындагы хәбәрләрне теркәү  һәм хәл итүдә, тикшерүдә 197 җинаять-процессуаль законнар бозылу ачыкланды.
2023 елда кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау законнарын үтәүгә күзәтчелек өлкәсендә 704 закон бозу очрагы ачыкланды, бу 2022 ел белән чагыштырганда гражданнарның хокуклары бозылу очраклары (965 иде) кимү турында сөйли. Шул исәптән икътисад өлкәсендә – 109, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә – 12, хезмәт законнарын – 120, гражданнарның торак хокукларын бозуның 26 очрагы ачыкланды һәм бетерелде. Прокурор тәэсире белән күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бер шәхси авыл хуҗалыгы предприятиесендә 3 млн сум хезмәт хакы әҗәте түләтелде. Балигъ булмаганнарның хо-кукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау өлкәсендә – 173, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары хокукларын саклау  өлкәсендә – 42, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 31 закон бозу очрагы булдырылмый калды. Коррупциягә каршы тору законнары бозылуның 49 очрагы ачыкланды һәм бетерелде.
2023 елда район прокуратурасы хезмәткәрләре судларда 185 кешегә карата 172 җинаять эше буенча (2022 елда 200 кешегә карата 189 эштә) дәүләт гаепләвен якладылар.
Соңгы 3 елдагы эшкә анализ ясаганда гражданнарның прокуратура органнарына ышанычы артуы күренә. Район прокуратурасына гражданнардан килгән гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр 2022 елда 410 булса, узган ел 459га җитте (11,9 процентка артты). Прокуратураның үзендә 379 мөрәҗәгать (82,6 процент) хәл ителде.
2022 ел белән чагыштырганда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин  итү өлкәсендә закон бозулар буенча  мөрәҗәгатьләр 12дән 16га, торак законнарын саклау  өлкәсендәге мәсьәләләр буенча 5тән 28гә, торак-коммуналь өлкәдәге мәсьәләләр буенча 19дан 29га кадәр артты.
Шулай ук тикшерүче һәм сорау алучының кабул итүдә, җинаятьләр турындагы хәбәрләрне теркәү һәм караудагы хәрәкәтләренә мөрәҗәгатьләр 36дан 56га, җир законнарын бозулар 6дан 17гә җитте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

77 мөрәҗәгать нигезле дип табылды, бу барлык хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең 20,3 проценты. Гражданнарның торак законнары, торак-коммуналь хуҗалык, башкару производствосы, административ хокук бозулар, җинаять-процессуаль законнар, хезмәт законнары өлкәләренә караган мөрәҗәгатьләр нигезле дип табылды.
“Төрнәле-Пошалым“ агрофирмасы“ ширкәтендә эшләүченең хезмәт хакы түләмәү турындагы мөрәҗәгате буенча агрофирма  директорына карата административ эш кузгатылды, аңа 20 мең сум штраф салынды. Арча район судына гариза бирүче мәнфәгатьләрендә хезмәт хакы буенча бурычны эзләп алу турында гариза җибәрелде ул каралды һәм канәгатьләндерелде.

2023 елда район прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турындагы федераль законнарның 16 бозылу очрагын ачыклады һәм алар бетерелде. 
Район прокуратурасы киләчәктә дә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тулы һәм сыйфатлы хәл итү өчен барлык чараларны күрәчәк. Мин үзем гражданнарны һәр атнаны сишәмбе көн кабул итәм. Прокуратурага килгән һәркемгә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Прокуратура коллективы зур түгел. Барысы 5 хезмәткәр, әйдәп баручы белгеч һәм машина йөртүче. Шуңа да карамастан, барлык хезмәткәрләр дә тәҗрибәле, үз эшләре буенча белгечләр һәм бердәм булып хезмәт итәләр.
Без киләчәктә дә граж-даннарның, эшмәкәрлек берләшмәләре һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә аеруча игътибар бирәчәкбез.

Ринат Кәримов,
Арча районы прокуроры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев