erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахманга 100 яшь: “Сугыштан соң егерме елга хөкем иттеләр” ("Интертат", Рифат Каюмов)

31 мартта Татарстанның Халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман абыйга 100 яшь тулды. “Интертат” хәбәрчесе юбиляр янына барып, аның яшьлек хатирәләрен барлады. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән, әсирлектә булган, кайткач төрмәләрдә утырган ветеранның язмышы бик тә гыйбрәтле.

Габдрахман Сафин 1922 елның 31 мартында Арча районы Симетбаш авылында дөньяга килә. Гомере буе диярлек туган авылында яши. Соңгы елда гына аяклары авыртып китү сәбәпле улы Габделбәр тәрбиясендә тора. Аңарчы үз көнен үзе күргән. Без юбиляр янына кунакка Лаеш районы Сиңгел авылы янындагы коттедж бистәләренең берсенә бардык. Габделбәр Сафинның урманга терәлеп диярлек торган агач йортына керүгә, үзебезне ял йортында кебек хис иттек.

Иртәнге унда Габдрахман абый бүлмәсенә килеп кергәндә, ул сканворд чишеп утыра иде. Безне күргәч, ул елмаеп җибәрде. Килүебезгә читенсенмәде, ә киресенчә, сөенде кебек. Йөз яше тулганнан бирле кунаклар өзелми икән. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, төрле редакцияләрдән журналистлар һәм башка кешеләр биредә кунак булып киткәннәр.

Габдрахман абый таянып йөри торган җайланмасын алып басты да, безне иркен зал ягына алып чыкты. Икенче бүлмәгә таба атлаганда: «Мин өйдә шулай атка атланып йөрим», - дип шаяртып та алды. Күзләре начар күрсә дә, лупалы күзлек белән газета укый. Аның каравы, колаклары әйбәт ишетә, зиһене әйбәт һәм хәтере яхшы. Андый кеше белән көннәр буе күңелле генә сөйләшеп утырырга була. Безнең аралашу нәкъ ике сәгать дәвам итте.

«Әни 96га, әнинең әтисе 102 яшькә кадәр яшәде»

Габдрахман абый, олы яшьтә туган авылдан китү авыр булдымы?

Ансат түгел инде. Монда тормыш әйбәт булгач, боегып утырган юк. Бер күреп киләсе килә. Алып кайтып килерләрме, дип өметләнәм әле.

Көнең ничек уза, Габдрахман абый?

Көндез сканвордлар чишәм. Шуның белән көн үткәне сизелми дә. 

Казаннан «Акчарлак»ның бөтен сканвордларын, кроссвордларын алып кайтып торалар. Атнага ике-өч газета кайта. Шулар киләсе атнага кадәр җитә.

Йөз яшьне узган кешеләр сирәк, әле туксанга җиткән кешеләр дә күп түгел. Шушы озын гомернең сере нидә?

Серен белмим. Аллаһы Тәгалә шулай язган инде. Аның ярдәме белән күп мәртәбә үлемнән котылып калдым. Борчулы вакытларым да хәйран булды. Сабыр иттем. Кулга алынган, пленга төшкән вакытларны да сабырлык белән генә үткәрдем. Иң мөһиме - балалар хәсрәте күрмәдем. Барысы да исән-саулар, барысы да гаиләле, тормышлары әйбәт.

Ничә балаң бар?

Дүрт малай һәм бер кыз.

Иң төпчеге Габделфәт Сафинмы?

Әйе, аннан олысы Габделбәр. Шуның белән торам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сезнең нәселдә озак яшәүчеләр бармы?

Әни 96га, әнинең әтисе 102 яшькә кадәр яшәде.

Аракы эчкән, тәмәке тарткан вакытларың булдымы?

Булды инде. Тәмәкене озак тарттым. Җиденче классларда укыганда кача-поса тарта башлаган идем, иллене узгач кына ташладым. Аны ташлау хикмәтле булды. Суык тиеп авырганда мич алдында папиросны кабызып җибәрдем дә, тын ала алмыйча йөткерергә тотындым. «Катасың бит инде», - мин әйтәм. Пачкасы белән учымда йомарлап, янып торган утка аттым. Шуннан бирле 50 елга якын бер мәртәбә дә тартып караганым юк.

Аракыны ун ел элек ташладым. Аңарчы әз-әзләп кенә – төшке һәм кичке ашта унбишәр грамм тота идем. Нормасын белеп эчсәң, аракының зарары юк икән.

Дарулар эчәсеңме?

Бер сумка тулы даруым бар. Көн саен өч төймә эчеп ятам. Бер төрлесе аяк авыртуын баса, икенчесе бераз тынычландыра, өченчесе тыныч йокларга булыша. Ятар алдыннан – сәгать сигездән тугызга кадәр өч төрле мазь белән аякларымны, тезләремне уып утырам. Дарулар беткән саен килен алып кайтып тора.

Нинди эшләрдә эшләдең?

Колхозда эшләдем. Әти дә, әни дә олы яшьтәге кешеләр булгач, сеңел кияүгә китәр, икесе генә калалар дип, авылда калдым. Башта ат җиктем. Унбиш яшьтән кыш көне Васильево ял йортына утын ташыдым. Җәй көне җирне казып, таш чыгардым һәм аны төяп ташыдым. Соңрак бригадир, бухгалтер, ревизия комиссиясе рәисе булып та эшләдем.

Җырлый идеңме?

Үзем өчен генә җырлаштыра идем. Сәхнәгә менгәнем булмады.

Гармун уйнадыңмы?

Сулагай булгач, уйный алмадым.

«Без Габделфәтнең җырлап йөргәнен белмәдек тә»

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/ioz-yaslek-gabdraxman-safin-sugystan-kaitkac-egerme-elga-xokem-ittelar-5852513

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X