18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында җиңүче булды
«Рәсемдә Россия тарихы»
«Россия» милли үзәгендә «Россия тарихы минем күзләрем белән» Бөтенроссия патриотик яшьләр бәйгесендә җиңүчеләрен бүләкләделәр. Номинацияләрнең берсендә Татарстаннан 18 яшьлек студент Регина Сәфәргалиева җиңүче булды.
Конкурс яшьләрне Ватан тарихын өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел оештыручылар Россиянең 84 төбәгеннән һәм алты чит илдән 4 меңнән артык эш алган. Илнең 27 төбәгеннән 45 катнашучы җиңүче һәм лауреат булды.
Регина Сәфәргалиева 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында «Рәсемдә Россия тарихы» номинациясендә җиңү яулады. Үзенең эшендә ул борынгы рус шәһәренең сәүдә – һөнәрчелек өлешен‑посадның сәнгати сурәтен тәкъдим итте. Автор игътибарын шәһәр мохите элементларын һәм көндәлек тормыш үзенчәлекләрен тапшыруга юнәлтә, – дип хәбәр итә «Теләче-информ»..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев