erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1нче мәктәп кызлар сәламәтлеген кайгырта

Ничек итеп дисезме? Хәзер сөйлибез.

Арчаның В.Ф.Ежков ис.1нче мәктәптә ата-аналар җыелышларын файдалы итеп үткәрәләр. Бу юлы район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге мөдире Раушания Хәсәнованы дәшкәннәр. Рәхмәт мәктәп директоры Эльмира Сафинага эчтәлекле лекция оештырганнары өчен. Раушания Яхиевнага да бик зур рәхмәт, эчтәлекле һәм файдалы чыгышы өчен.

Игътибар белән тыңлап утырдык. Кызларны кечкенәдән төрле чирләр килеп чыкмасын өчен юынырга өйрәтергә кирәк икән. Кыз баланың җенси әгъзалары борчый икән, гинекологка барырга кыенсынмаска кирәк. Гомумән, класс белән гинекологта медицина тикшерүе үтәргә кирәк икән, моннан баш тартмаска киңәш ителә. Ә районда баш тарту очраклары бар. Кыз баланың киләчәге өчен бу! Кыз балага әни кеше игътибарлы булырга тиеш. Кыз бала организмы кичерәсе үзгәрешләрне алдан аңлатып куярга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Раушания Яхиевна саф һавада йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, укырга гына түгел, сәламәтлекне дә кайгыртырга киңәш итте.

Малайлар өчен дә белгеч киңәше кирәк, дип әйтүчеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X