erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2020 елда халык санын алачаклар

“Халык санын алу, аның максаты – халыкның тормыш-көнкүреш шартларын җентекләп өйрәнү һәм аның нәтиҗәләре нигезендә, илебезнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешен билгеләү.

Районда исәпкә алуның уңышлы узуы иң беренче чиратта әзерлек эшләренең ни дәрәҗәдә башкарылуына бәйле. Август аенда теркәүчеләр йорт адресларына төгәллек керткәннән соң күп кенә йортларның номерлары юклыгы ачыкланды. Йорт номерлары язылган элмә такталар, Арча шәһәрендәге һәм авыл җирлекләрендәге йортларның исемлекләре булдырылырга тиешлеге хакында авыл җирлекләренә һәм шәһәр башлыгына хәбәр ителде. Бүгенге көндә эш башланып китте.  Кайсыбер авыл җирлекләре йорт номерлары язылган элмә такталарын булдырдылар.

Сан алу – гомуммилли туплануга, социаль киеренкелекне киметүгә ярдәм итүче акция.  Аны үткәрү һәм нәтиҗәләре белән бар кеше кызыксына. Чөнки ул – бөтен илнең сәяси тормышында катнашуның бердәнбер ысулы”, – дип хәбәр итте Арча статистика бүлеге җитәкчесе Рәмзия    Хәбибуллина.

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X