erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

2025нче ел – агач яшел Елан елы: яңа елдан ниләр өмет итәргә? (»Интертат », Зөлфия Шәвәлиева)

Көнчыгыш календаре буенча якынлашып килүче Яңа 2025 ел – яшел агач Елан елы. Елан елы нинди булырга вәгъдә итә, бәйрәмне нинди төсләрдә һәм нинди бүләкләр белән каршы алу яхшырак, киләсе елдан ниләр көтәргә, бәйрәм табынына нинди ризыклар куярга?

Киләсе яңа елны һәрвакыт яңа өметләр баглап каршы алабыз. Күңел яңалык, үзгәрешләр көтә, төрле астрологлар, тарологлар, күрәзәчеләр көз айларыннан ук киләсе елга фаразлар ясарга, киңәшләр бирергә тырыша башлый. Без исә әлеге язмабызны ниндидер күрәзәләргә ышандыру өчен түгел, ә таныштыру максатыннан тәкъдим итәбез.

Кытай астрологиясе буенча, һәр елның үз хуҗасы бар, ул булачак елны гәүдәләндерә һәм аны төрле сыйфатлар белән бизи. 2025 – яшел агач Елан байрагы астында узачак. Күпләр тормышта күзләренә елан чагылса да, бик үк уңай эмоцияләр кичерми, кайберәүләр гомумән алар белән очрашмаска тырыша. Әмма Кытай гороскобында елан – иң хөрмәтле хайваннарның берсе. Ул акыл һәм зирәклек, шул ук вакытта хәйләкәрлек символы да булып тора. Әлеге сыйфатлары ярдәмендә ул һәрбер ситуациягә җиңел җайлашырга, үзгәрешләргә уңай карарга сәләтле. Еланнардан акрын, сакланып кына, үлчәп хәрәкәт итә белү үзенчәлекләрен, күп адымнарны алдан анализлау сәләтен үзләштерергә кирәк, ди белгечләр.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/2025nce-el-agac-yasel-elan-ely-yana-eldan-nilar-omet-itarga-5870234

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре