2026 ел башына Арча районында эре мөгезле терлек һәм савым статистикасы
Районның сөт җитештерү лидерлары — «Вамин», «Кишет» һәм «Ак Барс» югары нәтиҗәләр күрсәтәләр
2026 елның 1 гыйнварына район хуҗалыкларында 31763 мөгезле эре терлек бар. Бер ел элек 31369 иде. Сарыклар – 2414 (2102), атлар – 605 (602).
Узган ел бер сыердан уртача 9276 килограмм сөт савылды. Бу 2024 елдагыдан 545 килограммга артык.
18 гыйнварда бер сыердан уртача 26,2 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 4,7 килограммга күбрәк. “Вамин“ сөтчелек берләшмәсендә уртача савым – 34,2, “Кишет“тә – 29,9, “Ак барс“ агрокомплексы“нда 28 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев